Розалия Равил кызы Гарипова,
Югары тикшеренүлəр институты,
АКШ, 08540, Нью Джерси ш., Принстон ш., Эйнштейн Драйв ур., 1 нче йорт,
rozaliya77@yahoo.com.
Идел-Урал буенда яшəгəн мөселман хатын-кызлары мəгарифен өйрəнүче тарих фəнендə кызлар җəдиди мəктəплəрендə белем бирү хатын-кызларны укытуның традицион формаларыннан аерылу һəм җəмгыятьтə түбəн һəм кызганыч хəленең сəбəбе булган искелек калдыкларыннан хатын-кызны азат итү казанышы буларак характерлана. Мəкалəдə ике тəгълимат алга куела. Беренчесе: җəдитчелəрнең традицион хатын-кызлар белеменең артталыгын һəм искелеген раслауларына карамастан, ул җəмгыятьтə мөһим функция башкарган һəм югары традицион фəнни белемгə ия булу мөмкинлеге биргəн. Мөселман хатын- кызлар традицион белем критерийларына туры килгəн белем алган һəм аларның күбесе голəмəлəр югары фəнни мəдəниятенең мөһим өлешен тəшкил иткəннəр. Икенчесе: яңа җəдитчелек белеме традицион хатын-кыз белеменə нигезлəнгəн, һəм күп кенə хатын-кызлар, үз эшенең осталары булган абыстайлар, кызларга белем бирү методикасын яклап, үзгəрешлəр керткəннəр.
Төп төшенчəлəр: абыстай, дини абруй, хатын-кыз белеме, җəдитчелек.