Марат Абас улы Сафаров,

Сəнəгатьтə икътисад һəм идарə итү институты,

Россия, 105203, Мəскəү ш., 15 нче Парк ур., 8 нче йорт,

safarov84@mail.ru.

 

Мəскəүдə хəлəл ит сатуның традициялəре бик бай һəм ул инкыйлаб чорына кадəр үк теркəлеп калган. Совет чорында Мəскəүдə хəлəл ат ите сату Замоскворечье районындагы Җомга базарының берничə чатырында оештырыла. Татар мəхəллəсе вəкиллəре тарафыннан тупланган хəлəл ризык җитештерү һəм сату тəҗрибəсе Мəскəүнең хəзерге хəлəл инфраструктурасының формалашуына йогынты ясаган. Хəлəл ризыкка ихтыяҗ арту Мəскəү мөселман мəхəллəсенең гомумүсеше, шəһəрдə мөселман халкының саны бик тиз арту белəн тыгыз бəйлəнгəн. Мəскəүдə хəзерге хəлəл инфраструктурасының үсеш этаплары гомуми планда Көнбатыш Европа шəһəрлəрендəге мəхəллəлəр оешуның охшаш социомəдəни һəм демографик үзенчəлеклəре белəн билгелəнгəн процессларны хəтерлəтə. Хəлəл инфраструктура- сының үсешенə түбəндəге факторлар тəэсир итə: Мəскəү мəхəллəсендə төплəнеп яшəгəн татарлар, күпсанлы эшче мигрантлар, социаль катлаулану, азык төрлелеген тəэмин иткəн төрле кавемнəрнең туклану традициялəре (мəсəлəн, вайнах халыклары татарлар арасында аеруча популяр булган һəм Мəскəүдə хəлəл ризык сатуда зур урын алып торган ат итен ашамыйлар). Шул ук вакытта эчке һəм мигрантларның тар иҗтимагый төркемнəренə ит сатуның төрле формалары активлаша.

Төп төшенчəлəр: хəлəл, татарлар, мигрантлар, ризык составында тыелган матдəлəр, ат ите, ит ризыгы, кулланучылар, инфраструктура.

 

Мәкалә (тулы версия)