Илья Владимирович Зайцев,

Бөтенроссия дəүлəт чит ил əдəбиятлары китапханəсе,

Россия, 109189, Мəскəү ш., Николоямская ур., 1нче йорт,

ilyaaugust@yandex.ru.

 

Мəкалəдə Икенче Дəүлəт Думасы ачылганнан соң, 1907 елның 2 февралендə, аның рəисе Ф.А.Головинга Бакчасарай кешелəре җибəргəн телеграмманың тексты анализлана1. Əлеге телеграммада гражданнарның тигезлеге һəм дин тоту иреге турында шул чор өчен актуаль булган идеялəр телəк буларак əйтелгəн. Бу идеялəр шактый өлешен мөселманнар алып торган Россия империясе гражданнарының омтылышларын чагылдырган. Икенче Дəүлəт Думасы, оештырылу һəм вəкиллəр катнашу ноктасыннан караганда, Россия мөселманнары өчен уңышлы булса да, аның куып таратылуы бу идеялəрнең гамəлгə куелуын артка чигерə. 

Төп төшенчəлəр: Икенче Дəүлəт Думасы, мөселман фракциясе, Бакчасарай, Исмəгыйль Гаспралы.

 

Мәкалә (тулы версия)