Гөлфия Камил кызы Һадиева,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

gul-khadieva@yandex.ru.

Ибраһим Акыш,

Истанбул университеты,

Төркия, 34452, Истанбул ш., Баязит Фатыйх, Бесим Өмəр Паша ур., 11 нче йорт,

akisibrahim33@gmail.com.

 

Татар тел белемендə XX йөзнең икенче яртысыннан башлап, лингвистиканың бер тармагы булган ономастика фəне, төрле теллəр материалына нигезлəнеп, гыйльми тикшеренүлəр нəтиҗəсендə елдан ел киңəя, тирəнəя бара. Шуның белəн бергə ономастиканың табигый һəм кеше тарафыннан булдырылган географик берəмлек атамаларын өйрəнə торган тармагы – топонимика фəне киң үсеш ала. Дастаннарда тарих белəн бəйле вакыйгалар сурəтлəнгəндə, ялгызлык исемнəренə еш мөрəҗəгать ителə. Мəкалəдə татар халкының тарихи героик-эпик шигъри дастаны «Идегəй»нең поэтик топонимиясе тикшерелеп, аның əдəби-эстетик вазифасы һəм семантикасы ачыклана. Иҗтимагый-тарихи һəм əдəби-мəдəни кыйммəткə ия булган əсəрдə киң кулланылган Идел, Җаек, Казан атамаларының кыскача тарихы бирелə. 

Төп төшенчəлəр: татар теле, поэтик ономастика, поэтик топонимия, этимология, «Идегəй» дастаны, Идел, Җаек, Казан.

 

Мәкалә (тулы версия)