Имре Пачаи,

Ньиредьхаз югары мəктəбе,

Венгрия, 4531, Ньирпазонь ш., Aрани ур, 38 нче йорт,

drpacsai@gmail.com.

 

XX гасыр ахыры XXI гасыр башында язылган яңа фəнни хезмəтлəрдə күрсəтелгəнчə, фразеология тармагындагы тикшеренүлəр тел гыйлеменең мөһим бурычы булып тора. В.Н.Телия (1996) һəм В.В.Воробьевларның (1997) телдə һəм менталитетта чагылган мəдəни традициялəр үзенчəлеген яктырткан хезмəтлəрендə фразеологияне милли менталитет мəсьəлəсе ягыннан өйрəнүнең əһəмияте ассызыклана.

Тикшеренүлəр охшаш тел күренешлəренə нигезлəнгəн маҗар һəм татар теллəрендəге фразеологик структураларны чагыштырып өйрəнүгə багышлана. Төрки халыкларның тел һəм мəдəният үзенчəлеген билгелəгəн мəдəни, тел багланышлары маҗар халкы менталитетына да йогынты ясаган. Маҗар һəм татар фразеологиясендəге параллель структуралар милли менталитетның гомум элементларын чагылдыралар. Чагыштырыла торган теллəрнең фразеоло- гиясендə парлы сүзлəргə нигезлəнгəн тел күренешлəре мөһим лингвистик категория саналган сүз ясалышының охшашлыгын дəлилли.

Хезмəттə тикшерелə торган проблема маҗар халкының озакка сузылган күчеше, күрше ха- лыклар белəн мəдəни һəм телара багланышлар тəэсирендə формалашкан туган теле белəн бəйлəнгəн. Охшаш фразеологик структуралар тел һəм мəдəният өлкəсендə дəвамлы багла- нышларның бер дəлиле булып, өйрəнелə торган төбəктə яшəүче халыкларның дөньяга кара- шын, гореф-гадəтлəрен чагылдыралар.

Төп төшенчəлəр: фразеология өлкəсендə тикшеренү, чагыштырма метод, төрки халыклар белəн мəдəни һəм телара багланышлар, фразеологик структуралар охшашлыгы, милли менталитет, охшаш семантик билгелəр, парлы сүзлəр.

 

Мәкалә (тулы версия)