Зəйтүнə Əсхəт кызы Исхакова,

ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендəге тел, əдəбият һəм сəнгать институты,

Россия, 420111, Казан ш., Лобачевский ур., 2/31 нче йорт,

iyali.anrt@mail.ru.

 

Мəкалəдə катнаш гаилəлəрдə телара һəм этносара бəйлəнешнең кайбер мəсьəлəлəре, милли телнең күчеш проблемалары Татарстан Республикасы мисалында карала. Катнаш гаилə кору – бүгенге көндə, бер яктан, миллəтара бəйлəнешлəрнең активлыгы, миллəтлəрнең социаль- һөнəри һəм тармак составы ягыннан охшашлыгы, миллəтара хəлнең тотрыклылыгы, икенче яктан, традицион туганлык мөнəсəбəтлəренең һəм үз этник мəдəни кыйммəтлəр ориентациясенең йомшаруы белəн бəйле күренеш. Шул ук вакытта миллəтара гаилəлəр тел процесслары үсешенə, аның интенсивлыгына һəм юнəлешенə йогынты ясый һəм күпмедер дəрəҗəдə аның алга таба үсеш тенденциялəрен билгели.

Төп төшенчəлəр: катнаш гаилə, телара бəйлəнеш, этносара бəйлəнеш, милли тел күчеше, тел, икетеллелек.

 

Мәкалә (тулы версия)