Өзкан Өзтəктəн (Özkan Öztekten),

Эгей университеты,

Төркия, 34100, Измир ш., Борново,

ozkan.oztekten@ege.edu.tr.

Эльвира Николай кызы Денмөхəммəтова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

elvir25@mail.ru.

 

Бəялəмəдə төрки тел белемендə танылган галим, Төркиянең Эгей университеты профессоры, тəрҗемəче Мостафа Өнəрнең 2015 елда «Төрк тел курумы» тарафыннан нəшер ителгəн «Татарча-төрекчə сүзлеге» (Öner Mustafa. Kazan-Tatar Türkçesi Süzlüğü) анализлана, аның төзелеше тасвирлана, сүзлек маддəлəренең бирелешендəге үзенчəлекле моментлар күрсəтелə. Татар телен, фольклорын, əдəбиятын камил белүе белəн аерылып торган, күп фəнни хезмəтлəрендə татар теле лексикасын, грамматикасын башка төрки теллəр белəн чагыштырып тикшергəн, Г.Тукай, Г.Исхакый, Дəрдмəнд, Ф.Əмирхан кебек күренекле татар əдиплəренең телен өйрəнүгə үзеннəн зур өлеш керткəн бу галим əлеге хезмəттə дə күп санлы мəкаль һəм əйтем, табышмаклар, сынамышлар, классик əдəбияттан һəм хəзерге татар шагыйрьлəре һəм язучыларының əсəрлəреннəн үрнəклəр тəкъдим итə.

Бəялəмə авторлары сүзлекнең мəдəниятара багланышларны ныгытуда əһəмияте зурлыгын ассызыклыйлар, тел өйрəнүчелəр һəм тəрҗемəчелəр өчен файдалы һəм кызыклы икəнлеген күрсəтəлəр. Мостафа Өнəрнең бу сүзлеге төрки дөньяда əһəмиятле хезмəт буларак бəялəнə.

Төп төшенчəлəр: икетелле сүзлеклəр, төрек һəм татар теллəре, төрки тел белеме, мəдəниятара багланышлар, сүзлек төзелеше, Мостафа Өнəр.

 

Мәкалә (тулы версия)