Кадрия Сөнгать кызы Фəтхуллова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

kadria.kgu@mail.ru.

 

Мəкалə татар теленə өйрəтүдə кулланыла торган дистанцион курсларның методик үзенчəлеклəрен, максат-бурычларын һəм төп эчтəлеген яктыртуга багышланган. Дистанцион курсларның төзелеше, анда кулланылган эш алымнары, күнегү төрлəре турында кыскача мəгълүмат бирелə, алар ярдəмендə татар телен шəхесара һəм мəдəниятара аралашу чарасы буларак үзлəштерүнең мөһимлегенə басым ясала. Хəзерге шартларда теллəрне өйрəнүдə дистанцион укыту чараларыннан файдалану зур кызыксыну уята, чөнки алар тел өйрəнүчегə берьюлы графика, текст, видео, анимация, тавышлы эффектлардан файдаланырга мөмкинлек бирə. Дистанцион курслар лексик-грамматик материалны мөстəкыйль рəвештə үзлəштерү, тыңлап аңлау, уку, язу күнекмəлəренə ия булуны гына максат итеп куймый, аларда телдəн һəм язма сөйлəмгə өйрəтү тулы бер методик системаны тəшкил итə. Тел өйрəнүчелəр, онлайн- мəктəптə алган белемнəренə нигезлəнеп, җанлы аралашу дəреслəрендə катнашалар, дөньяның төрле почмакларында яшəүче кешелəр белəн танышалар, бер-берсе белəн əңгəмə корырга һəм фикер алышырга күнегəлəр. Нəтиҗəдə, алар коммуникатив компетенциягə ия булалар.

Төп төшенчəлəр: лингвометодика, татар теле, аралашу чарасы, дистанцион укыту, онлайн- мəктəп, коммуникатив компетенция, сөйлəм эшчəнлеге төрлəре, дəрəҗə тесты.

 

Мәкалә (тулы версия)