Федерика Прина,
Глазго университеты,
Лилибэнк Гаденз, 9 (9 Lilybank Gardens),
Берлəшкəн Корольлеклəр, G12 8RZ, Шотландия, Глазго,
Federica.Prina@glasgow.ac.uk.
Мəкалəдə австромарксистлар тарафыннан XIX гасыр ахырында эшлəнгəн милли-мəдəни автономия (ММА) моделенең оригиналы белəн совет чорыннан соңгы Россиядə аның кабул ителүе һəм тормышка ашырылуы арасындагы аермалар тикшерелə. Россия милли-мəдəни автономия системасының оригиналь модельдəн ике аспектта нык кына аерылып торуы күрсəтелə: беренчесе – Россия моделендə ММАнең милли мəсьəлəлəр белəн идарə итүендə автономиянең чиклəнгəнлеге, һəм икенчесе – Россия дəүлəте һəм миллəтлəр арасында соңгыларның мəдəни язмышларын билгелəү мөмкинлеклəрен чиклəгəн хакимият бүленешенең булмавы. Аерым алганда, ММАнең Россия системасында «мəдəният» төшенчəсенең тар мəгънəдə аңлатылуы ММАнең Россия миллəтлəре мəнфəгатьлəренə кагылышлы канун чыгару һəм социаль сəясəтнең формалашуы белəн бəйле процесслардан төшереп калдырылуына китерə. Мəкалəдə шулай ук татар этномəдəни белем бирү дə карала, һəм бу оригиналь модель белəн аермалыкларны тагын да ачык күрсəткəн конкрет сайлауларның нəтиҗəлəренə игътибар юнəлтергə мөмкинлек бирə. Мəкалə Россиядə 2010, 2011 һəм 2015 елларда милли-мəдəни автономиялəр һəм халыклар конгресслары вəкиллəре, шулай ук җəмəгать эшлеклелəре һəм галимнəреннəн алынган интервью мəгълүматларына да өлешчə нигезлəнə.
Төп төшенчəлəр: милли-мəдəни автономия, этномəдəни белем бирү, австромарксизм, Та- тарстан Республикасы, этник федерализм, мəдəни хокуклар.