Лəлə Рəис кызы Мортазина,

ТР ФАнең Ш.Мəрҗани исемендəге тарих институты,

Россия, 420014, Казан ш., Кремль, 5 подъезд,

lyalyamur@mail.ru.

 

Мəкалəдə төрле тарихи чорларда татар мəгарифе үсешендəге чит ил һəм халыкларның тəрбия һəм белем бирү өлкəсендə алдынгы казанышларын үзлəштерү, традициялəр алмашу һəм үзара багланышлар тенденциясе карала. Хəзерге заман мəгарифендə актуаль булган фикер алышу, үрнəк алу һəм тəҗрибə уртаклашу кебек факторларның борынгы заманнарга ук барып тоташуына һəм ни рəвешле тормышка ашырылуына күзəтү ясала. Хезмəттə шулай ук төрле чорларда мəгариф үсешендə ислам мəгарифенең урынын ачыклау омтылышы ясала. Халкыбыз һəм аның тəрбия, белем бирү системасы турындагы мəгълүматның дөньякүлəм таралуында мəгариф өлкəсендəге багланышларның ролен ачыклауга игътибар юнəлтелə. Татар тарихының борынгы төрки, Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һəм аннан соңгы чорларыннан алып, ХХI гасыр башында мəгариф өлкəсендə күзəтелгəн миллəтара һəм дəүлəтара бəйлəнешлəр анализлана. Алдынгы Европа казанышлары белəн беррəттəн, кардəш халыкларның тəрбия һəм белем бирү өлкəсендəге тəҗрибəсеннəн файдалану, татар мəгарифендəге милли кыйммəтлəрне дөньякүлəм таныту мəҗбүрилегенə басым ясала.

Төп төшенчəлəр: татар мəгарифе, мəктəп-мəдрəсəлəр, чит иллəр, мəгариф өлкəсендə багланышлар, тəҗрибə уртаклашу, төрки чор мəгарифе, болгар чоры мəгарифе, гомумислам мəгарифе, Алтын Урда традициялəре, Казан ханлыгы, мəгърифəтчелек, җəдитчелек, Европа мəгарифе, уртак педагогик мирас, кардəш халыклар.

 

Мәкалә (тулы версия)