Ильтани Исхак кызы Илялова,

Казан дəүлəт мəдəният институты,

Россия, 420096, Казан ш., Оренбург тракты, 3 нче йорт,

kancelkazguki@mail.ru.

 

Дөнья драматургиясе – Шиллер, Мольер, Гоголь, Островский – татар театрының беренче елларыннан ук сəхнəлəштерелə башлый. Репертуарда бераз соңрак Шекспир, Гольдони, Гоцци, Лопе де Вега, Бомарше, А.Толстой, Чехов барлыкка килə.

Менə хəзер дə татар театрлары, үзара киңəшлəмичə, 2015-2016 еллар сезонында дөнья классикасына мөрəҗəгать иттелəр. Яр Чаллы театры А.Чеховның «Дядя Ваня» («Яшəргə, яшəргə, ничек тə яшəргə!»), Минзəлə театры – Ф.Достоевскийның «Дядюшкин сон» («Абзыйның төше»), Əлмəт театры – Б.Брехтның «Добрый человек из Сычуани» («Бистə фəрештəсе»), Г.Камал исемендəге академия театры – Мольерның «Дон Жуан», К.Тинчурин исемендəге театр С.Мрожекның «Кароль» («Шашкан бабай») пьесасын сəхнəлəштерде1.

Дөнья классикасының – рус һəм чит иллəр драма əсəрлəренең – татар сəхнəсендə куелышының əһəмияте үзенчəлекле сəхнəлəштерелүдə, режиссерлар тарафыннан үзгə шəрехлəнүдə, образлы сценографиядə билгелəнə.

Төп төшенчəлəр: татар театры, дөнья драматургиясе, метафора, жанр үзенчəлеге, режиссура, интерпретация, актерларның башкаруы, сценография.

 

Мәкалә (тулы версия)