Алмаз Рəис улы Мөхəммəдиев,

ТР ФАнең Ш.Мəрҗани исемендəге тарих институты,

Россия, 420014, Казан ш., Кремль, 5 нче подъезд,

almazrm42@mail.ru.

 

Мəкалəдə Идел буе Болгар дəүлəтенең ислам динен рəсми рəвештə кабул итүгə кадəрге салым системасы тикшерелə. Идел буе болгарлары дəүлəтенең мəҗүсилек чорында җыелган салымнар турында төп чыганаклар булып, гарəп авторлары Ибн Рөстə һəм Ибн Фазлан тора. Салым Идел буе болгарларында һəркемнəн һəм даими рəвештə җыела, салым алынуның борынгы төрки традициялəренə һəм кагыйдəлəренə нигезлəнə. Кабилəдəшлəрдəн өй саен җыела торган салым төп салымны тəшкил итə. Идел буе болгарларында бу төр салымның булуы аларның чагыштырмача мул тормышта яшəүлəре турында сөйли. Төрле мəгълүматлар буенча, тире, терлек, атлар һ.б. салым буларак алына. Халыкара базарда теге яки бу товарга, мəсəлəн, җəнлек тирелəренə, сорауның ничек булуына карап, салым җыю предметлары үзгəреп тора. Ул теге яки бу кабилə, общинадагы хуҗалык эшчəнлеге төре белəн дə билгелəнə. Шуның белəн бергə, авыл общинасы үз җиренең тулы хокуклы хуҗасы була. Идел буе болгарлары белəн идарə итүченең игенчелəр уңышына бернинди хокукы булмый. Моннан тыш, дəүлəт казнасын буйсындырылган халыклардан җыела торган ясак та тулыландыра. Болгар аксөяклəре яулап алынган халыкларны яши торган урыннарыннан кумый, аларның община җирлəрен куша, салым түлəргə мəҗбүр итеп, буйсынган халыкка əйлəндерə. Ул халыклардан, нигездə, җəнлек тирелəре белəн алынган салым дəүлəт казнасын шактый баета. Хазар дəүлəтенə бəйле булулары сəбəпле, Идел буе болгарлары Хазар каганы файдасына салым җыярга мəҗбүр булалар. Һəр йорттан кеш тиресе белəн алына торган салым Хазар каганы өчен тəгаенлəнгəн өстəмə салым булган дигəн фикер бар.

Төп төшенчəлəр: Идел буе Болгар дəүлəте, исламга кадəрге чор, салым системасы, төп салым, өй саен җыела торган салым, ясак, җəнлек тирелəре, терлек, казна.

 

Мәкалә (тулы версия)