Виктор Николаевич Денисов,

РФАнең УрО Удмурт тарих, тел һəм əдəбият институты,

Россия, 426004, Ижау ш., Ломоносов ур., 4 нче йорт,

vicnicden@gmail.com.

 

Мəкалə Берлин фонограммархивы фондларында саклана торган татар язмаларының аз билгеле булган бер тарихи коллекциясен тасвирлауга багышлана. Əлеге материалларны 1911- 1912 елларда алман галиме Роберт Пелисе ул чорда Вятка губернасының Глазов өязенə кергəн Югары Чулман буеның «Зүздə ягы»на экспедициясе вакытында җыя. Вятка губернасының ерак почмагында яшəгəн удмуртлар, коми-пермяклар, руслар һəм татарлар аның информантлары була. Бу уникаль материаллар җитəрлек дəрəҗəдə өйрəнелмəгəн һəм тикшерүчелəр, шул исəптəн татар теле һəм фольклоры белгечлəре өчен зур əһəмияткə ия.

Төп төшенчəлəр: фонографик язмалар, балавыз валиклар, Берлин фонограммархивы, татар фольклоры, Югары Чулман буе, Зүздə ягы.

 

Мәкалә (тулы версия)