Нурфия Марс кызы Йосыпова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420021, Казан шəһəре, Татарстан ур., 2 нче йорт,

faikovich@mail.ru.

 

Габдулла Тукай турындагы шигърият татар сүз сəнгатендə аерым катламны тəшкил итə. Ул ХХ йөз башында формалаша һəм бер үк вакытта шагыйрь шəхесен əдəби шəрехлəү кануннарын да тəкъдим итə. Татар əдəбияты тамырдан үзгəргəн вакытта əдəбиятта яңа идеал – шагыйрь, замандаш миллəт хадиме образы пəйда була. Халыкка игелек, миллəткə хезмəт итү, миллəт бəхете өчен көрəшү кебек сыйфатлар милли идеалның эчтəлеген билгелəсə, əдəби гəүдəлəнештə дини-суфичыл Камил инсан концепциясе һəм рус, аның аша Ауропа əдəбиятыннан кергəн камил кеше теориялəре кисешə. Шушы нəзари нигездə Ш.Бабич, М.Фəйзи, С.Сүнчəлəй, Н.Габидов һ.б. əдиплəр шигырьлəрендə Тукайны пəйгамбəр югарылыгында шəрехлəү, аның даһилыгын, иҗатының бөеклеген раслау, милли юлбашчы булуын ассызыклау тенденциясе алга чыга. Шагыйрь образын изге китаплардагы пəйгамбəрлəр баскычына кую əдəбиятның иҗтимагый дəрəҗəсен күтəрə, шагыйрьлекне миллəт өчен иң əһəмиятле, файдалы эшчəнлек төренең берсе буларак аңлата башлый.

1920 еллардан, иҗтимагый-сəяси, əдəби-эстетик фикердəге үзгəрешлəргə нисбəтəн, Тукайны бəялəүдə үзгəрешлəр башланып китə, шушы фонда шагыйрь образын социологик һəм эстетик яссылыкта шəрехлəү тенденциясе формалаша.

Тукай турындагы поэзиядə яңарыш, иҗтимагый яшəештəге үзгəрешлəр тəэсирендə, 1960 еллардан башлана. Х.Туфан, С.Хəким, Р.Фəйзуллин, Р.Мингалим, К.Сибгатуллин, М.Шабаев, Г.Афзал һ.б. иҗатларында Тукай образының поэтик гəүдəлəнеше халыкчан шагыйрь итеп күрсəтүдəн шигъриятнең дəрəҗəсен, кыйммəтен билгелəүче бизмəн, шагыйранə югарылык үрнəге буларак шəрехлəүгə борыла, аңа мөнəсəбəт татар халкының үзен бəялəү чарасы кебек тəкъдим ителə башлый. ХХ гасырның соңгы чирегендə иҗат ителгəн əсəрлəрдə Тукайны шагыйрьлəр идеалына хас сыйфатлар берлеге итеп караудан милли көрəшче (Туры Тукай) кебек сурəтлəүгə күчеш күзəтелə һəм 1990 елларда – милли күтəрелеш көчəйгəн елларда – М.Əгълəмов, Рəш.Əхмəтҗанов, Зөлфəт, Р.Харис, Г.Морат һ.б. шигъри əсəрлəре Тукайны кабат милли герой, миллəт хадиме буларак тəкъдим итə.

Төп төшенчəлəр: татар шигърияте, идеал, Тукай, Камил инсан, образ, шəрехлəү, герой концепциясе.

 

Мәкалә (тулы версия)