Гөлфия Марат кызы Талипова,

Төмəн дəүлəт университеты,

Россия, 625003, Төмəн ш., Володарск ур., 8 нче йорт,

gulfiya.talipova@yandex.ru.

Флера Сəгыйть кызы Сəйфуллина,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш, Кремль ур., 18 нче йорт,

fsaifulina@mail.ru.

Мəкалə себер җирлегендə иҗат ителгəн татар əдəбияты үрнəклəрендə дөнья сурəтенең үзенчəлекле яктыртылышын күзəтүгə багышлана. Əдəби текстта чагылыш тапкан милли менталитетның характерлы сыйфатлары, авторның дөньяны индивидуаль кабул итү хосусиятлəре себер татар язучылары – прозаик Якуб Зəнкиев, шагыйрьлəр Булат Сөлəйманов, Шəүкəт Гаделша – иҗатлары мисалында тикшерелə. Себер татарларының психологик портреты, яшəешенең мораль-этик кануннары, əйлəнə-тирəгə, аеруча табигатькə үзгə мөнəсəбəте региональ сүз сəнгатенең əдəби сурəте үзəгендə тора. Халык иҗаты җəүһəрлəре, төбəкнең бай тарихы һəм шəхеслəре, кабатланмас мифологиясе дə дөнья сурəтен баетып килəлəр. Аерым географик җирлектə язылып, шушы төбəк əдəбиятына гына хас булган уникаль сыйфатлар белəн характерланган əсəрлəр бербөтенне тəшкил итүче гомуммилли əдəби мирасның кабатланмас, үзенчəлекле бер өлеше буларак бəялəнə.

Төп төшенчəлəр: татар əдəбияты, себер татарлары, милли əдəбият, төбəк əдəбияты, əдəбиятта дөнья сурəте.

 

Мәкалә (тулы версия)