Раушания Сəгадəтҗан кызы Нурмөхəммəтова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420021, Казан ш., Татарстан ур., 2 нче йорт,

rsagadat@yandex.ru.

 

Соңгы еллардагы лингвистик тикшеренүлəрдə халыкның мəдəни-милли үзенчəлеген, туган телдə сөйлəшүчелəрнең əйлəнə-тирəне милли күзаллавын чагылдырган лексиканы өйрəнү мөһим урын алып тора. Алар һəр тел өчен характерлы булып, бу катлам лексика белəн танышу кешенең дөньяга карашын киңəйтə, халык мəдəниятенə кызыксыну уята. Тəкъдим ителгəн мəкалə телнең сүзлек составындагы этномəдəният лексикасын тикшерүгə багышлана. Татар теленең матди мəдəниятен чагылдырган лексик берəмлеклəр, аерым алганда, ашамлык, кием- салым һəм торак-көнкүреш атамалары тикшерелə. Тематик төркемнəргə кыскача күзəтү ясала, өйрəнелə торган күренешлəрнең кайбер үзенчəлеклəре тасвирлана. Матди мəдəниятне белдергəн предмет атамаларында халыкның тормыш тəҗрибəсе чагылыш таба. Милли тамгалы лексиканы өйрəнү онытылган йола-гадəтлəрне кабат торгызырга ярдəм итə һəм төрле этник мəдəниятлəрнең үзенчəлекле һəм гомуми якларын табарга мөмкинлек бирə.

Төп төшенчəлəр: татар теле, этномəдəният лексикасы, матди мəдəният лексикасы, лексик- тематик төркем.

 

Мәкалә (тулы версия)