Рəфикъ Юныс улы Юнысов,
«Казан утлары» журналы редакциясе,
Россия, 420000, Казан ш., Декабристлар ур., 1 нче йорт,
kazanutlari@telebit.ru.
Мəкалəдə татар телендə чыга торган иң өлкəн «Казан утлары» əдəби журналының оешу, үсү-үзгəрү тарихы ачыклана. 1922 елда нəшер ителə башлаган басма берничə тапкыр исемен үзгəртə, əмма үзенең традициялəренə тугры кала, иң матур сыйфат-билгелəрен саклый. Бердəнбер əдəби журнал буларак, ул татар əдəбиятының хəл-торышын тулы аңларга һəм бəялəргə мөмкинлек бирə.
«Казан утлары», əдəби əсəрлəрне, тəнкыйди материалларны сайлап алуга җитди якын килеп, талəпчəн укучы зəвыгына ярашлыларын гына тəкъдим итə. Шуңа да татар əдəбиятының иң яхшы үрнəклəре, беренче аның битлəрендə басылып, билгеле бер сынау уза. Киң катлам укучылар тарафыннан хупланган əсəрлəр, гадəттə, китап булып дөнья күрə, ə инде аеруча киң яңгыраш алып, казаныш буларак бəялəнгəннəре төрле дəрəҗəдəге премиялəргə тəкъдим ителə. Гомумəн, журнал үзенең нечкə зəвыгы, тəнкыйди карашы, талəпчəнлеге белəн аерылып тора. Татар əдəби тəнкыйте озак еллар дəвамында, нəкъ менə журнал битлəрендə ныгып, чарланып, үсеш-үзгəреш кичерə. Бүгенге яшь буын тəнкыйтьчелəре исə мөстəкыйльлек, əдəби-мəдəни тормышка үзгə карашлары белəн аерылып тора.
«Казан утлары» чорның социаль һəм мəдəни талəплəренə бəйле үзгəреш кичереп яши. Аның битлəрендə халыкның үткəненə һəм бүгенгесенə караган хезмəтлəр, кыйммəтле архив материаллары, документлар басыла, шулай ук əһəмиятле тарихи вакыйгаларга, аерым шəхеслəрнең эш-гамəленə, драматик язмышларына караган язмалар урын ала.
Журнал милли яшəешнең үткəне һəм бүгенгесенең актуаль мəсьəлəлəре, əдəбият һəм сəнгатьнең җитди сораулары тирəсендə җитди бəхəслəр оештыра, киң катлам укучыларга үзенең мəйданын бирə. Заманга, буыннар алмашынуга бəйле авторлар һəм əдəби-мəдəни ориентирлар үзгəрсə дə, «Казан утлары» журналы халкыбызның рухи-мəдəни ихтыяҗына җавап бирə һəм, татар мəдəниятенең бер өлеше буларак, зур һəм изге максатлар белəн яши.
Төп төшенчəлəр: татар журналистикасы тарихы, татар əдəбияты, «Казан утлары» журналы, милли эчтəлек, рубрика, юбилей.