Резедə Мөнир кызы Хөсəинова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420111, Казан ш., М.Межлаук ур., 1 нче йорт,

rezedakhusainova@mail.ru.

Мəкалə Татарстан Республикасында хəзерге миграция процессларын тикшерүгə багышлана. Мигрант гаилəлəрнең мəктəп балаларындагы тормыш кыйммəтлəре үзенчəлеклəрен тикшерү игътибар үзəгендə тора. Бу катлам балалардагы кыйммəтлəр структурасын һəм аның мотивациялəрен Татарстан Республикасының җирле халкы балаларыныкы белəн чагыштырып анализлау күп күрсəткечлəрдə нəтиҗəлəрнең тəңгəл килүен күрсəтə. Мəсəлəн, балаларның ике төркемендə дə норматив идеал/кыйммəт-максат дəрəҗəсендə «яхшылык», «мөстəкыйльлек», «сəламəтлек», «бəхетле гаилə тормышы», «тугры дусларның булуы» кыйммəтлəре һəм үз- үзеңне тоту/чара кыйммəте дəрəҗəсендə «тəрбияле булу», «шат күңеллелек», «намуслылык», «белемле булу», «стимуляция» кыйммəт күрсəткечлəре рейтингта югары урынны алып тора. Тикшерелə торган күрсəткечлəрнең үзара бəйлəнеш характерын өйрəнү ике төркем өчен дə уртак һəм интеркорреляциялəр матрицасы төзелешендə система ясау көче шактый зур булган «намуслылык», «бəйсезлек», «сизгерлек» күрсəткечлəрен ачыклады. Шулай итеп, мигрант балаларның тормыш кыйммəтлəрен эмпирик тикшерү мигрант укучыларның яшəеше өчен уңай булган җайлашу потенциалының дəрəҗəсен билгелəргə мөмкинлек бирə.

Төп төшенчəлəр: мигрант балалар, тормыш кыйммəтлəре төзелеше, кыйммəт мотивациялəре. 

 

Мәкалә (тулы версия)