Гүзəл Рəмзил кызы Сəгыйтова,

Н.Г.Җиһанов исемендəге Казан дəүлəт консерваториясе,

Россия, 420015, Казан ш., Зур Кызыл ур., 38 нче йорт,

sagitovagr82@mail.ru.

Милəүшə Мөхəммəтҗан кызы Хəбетдинова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

mileuscha@mail.ru.

Мəкалə, борынгы татар бəете «Сак-Сок» мотивлары буенча эшлəнеп, татар мəдəниятен саклап калу һəм үстерүгə юнəлтелгəн мəдəни-белем бирү проектларына бəялəмə рəвешендə язылган. «Сак-Сок канатларының сере» мюзиклы – Н.Г.Жиһанов исемендəге Казан дəүлəт консерваториясе укытучылары һəм студентларының, Казан шəһəре М.А.Балакирев исемендəге балалар сəнгать мəктəбе («Кече сəнгать академиясе») укытучылары һəм укучыларының, «Sforzando» яшьлəр оркестрының (дирижеры Илнар Фəйзетдинов) күмəк иҗат җимеше. Икенче проект – Яр Чаллы курчак театрының «Сак-Сок» спектакле. Мəкалəдə «Сак-Сок» бəетенең барлыкка килү һəм яшəеш тарихына кагылышлы материаллар гомумилəштерелə. Əсəрнең проблематикасы билгелəнə, композициясенə анализ ясала, төп образларның мифопоэтик потенциалы ачыклана. Мюзиклның əдəби нигезен Р.Хафизованың «Сак-Сок тавышы» (1987) пьесасы тəшкил итə. Либреттога беренче чыганак тексты белəн чагыштырма анализ ясау борынгы текстның заманча укылыш үзенчəлеклəрен ачыкларга ярдəм итə. Жанры буенча бу – мюзикл-əкият, формасы буенча – диалоглы мюзикл. «Сак-Сок канатларының сере» мюзиклының характерлы үзенчəлеге итеп спектакль драматургиясендə музыка, бию һəм сөйлəм жанрының бертигез хокукта булуын санарга мөмкин. «Сак-Сок» курчак спектакле (реж. И.Зəйниев) шулай ук борынгы бəет мотивларына нигезлəнеп куелган. Кешенең хəзерге җəмгыятьтəге ялгызлыгы, кешелəрнең үзара мөнəсəбəтлəре мəсьəлəсе өстенлек иткəн тема булып тора. Спектакльнең төп символлары һəм архетипик образлары потенциалы ачып бирелə. Сəхнəгə куелыштагы интертекстуаль бəйлəнешлəрнең үзенчəлеге ачыклана. Игезəклəр турындагы мифның роле спектакль проблематикасы буенча да, поэтикасы ягыннан да тикшерелə.

Төп төшенчəлəр: «Сак-Сок» бəете, мюзикл, курчак спектакле, игезəклəр турындагы миф, архетип, символ. 

 

Мәкалә (тулы версия)