Фирдəвес Зəбихулла улы Зарифуллин,

«Безнең мирас» журналы редакциясе,

Россия, 420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2 нче йорт,

yanamiras@mail.ru.

Марат Хəлил улы Закиров,

«Безнең мирас» журналы редакциясе,

Россия, 420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2 нче йорт,

yanamiras@mail.ru.

 

Мəкалəдə «Безнең мирас» журналының басыла башлау һəм нəшер ителү тарихы белəн бəйле материал яктыртыла. «Мирас»ның беренче номеры 1991 елда дөнья күрə. Ф.Мусин, Ə.Сəхапов, И.Ибраһимов, Л.Лероннар – əлеге басманың төрле еллардагы баш мөхəррирлəре. Журналның фəнни концепциясен формалаштыруда Ə.Еники, Г.Бəширов, М.Мəһдиев, М.Госманов, Ə.Кəримуллин, М.Мəхмүтов кебек күренекле татар галимнəре, язучылар һəм җəмəгать эшлеклелəре катнаша. Хезмəттə журналның тарихи-документаль мирасны, татар халкының милли хəзинəсе булган башка тарихи-мəдəни кыйммəтлəрне саклауга һəм арттыруга йөз тоткан контенты буенча аларның тəкъдимнəре теркəлгəн чыганакларга, язмаларның актив һəм киңкырлы кулланылышына күзəтү ясала. Басма рубрикаларының яңарып торуы, журналның чирек гасыр дəвамындагы төп үсеш тенденциялəре билгелəнə. Мəкалə авторлары журналның татар халкы тарихы белəн кызыксынган Россия һəм чит ил укучыларының киң катламына, шул ук вакытта татар халкы тарихы, əдəбияты, теле һəм мəдəнияте өлкəлəренə караган фундаменталь комплекслы тикшеренүлəре нəтиҗəлəрен əлеге басма битлəрендə нəшер итү мөмкинлеклəренə ия булган махсус белгечлəргə дə йөз тотуын ассызыклыйлар. Журналның гомумтарихи, патриотик тематикасын фəнни-популяр мəкалəлəре белəн тəэмин итүдə педагогик эшчəнлек алып баручы, тарихны, туган якны өйрəнү белəн шөгыльлəнүче укучыларның өлеше кыскача бəялəнə. Мəкалəдə «Безнең мирас» басмасының бүгенгесе һəм килəчəккə планнары хакында күзаллауларга мөмкинлек бирə торган статистик мəгълүматлар да китерелə.

Төп төшенчəлəр: татар журналистикасы тарихы, «Безнең мирас» журналы, басылу тарихы, рубрикалар, таралу географиясе. 

 

Мәкалә (тулы версия)