Марат Абас улы Сафаров,

Сəнəгатьтə икътисад һəм идарə институты,

Россия, 105203, Мəскəү ш., 15 нче парк ур., 8 нче йорт,

safarov84@mail.ru.

 

Борынгы татар нəселе Ширинскийларның тарихы 1298 елга барып тоташа, Алтын Урда чорында һəм аннан соң булган төрле сəяси вакыйгаларны чагылдыра. Татар ханнары хакимияте системасында мөһим урынны алып торган Ширинскийлар Алтын Урда өлкəлəре арасында бердəмлек һəм бəйлəнешне саклап калуга күп яктан ярдəм итəлəр. Нəселне башлап җибəрүче Бахмəт Ширинский Кара диңгез буйларыннан килеп урнашкан Мишəр йорты территориясе Ширинскийлар өчен аеруча «сакраль» əһəмияткə ия була. Касыйм ханлыгы бетерелгəннəн соң, мишəр ареалында Ширинскийларның тарихи авыллары сакланып кала, ə нəселнең Кадом һəм Касыйм тармаклары сəүдə эшчəнлеге белəн актив шөгыльлəнə башлый.

Төп төшенчəлəр: Ширинскийлар, генеалогия, чыганак белеме, шəҗəрə, Алтын Урдадан соңгы дəүлəтлəр, морзалар, сəүдəгəрлəр, Мишəр йорты, Касыйм, Кадом. 

 

Мәкалә (тулы версия)