Лилия Равил кызы Низамова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

Lilia.Nizamova@kpfu.ru.

 

АКШта ике меңнəн артык татар яши. Татар диаспорасы, халкыбызның күп гасырлык гореф- гадəтлəренə таянып, Нью-Йорк һəм Сан-Францискодагы ике төрки-татар ассоциациясе эшчəнлеге нəтиҗəсендə, үзенчəлекле мəдəни потенциалны саклап кала алды. Мəкалəдə татар диаспорасының Нью-Йорк шəһəре – раса буенча һəм мəдəни яктан гетероген, ягъни гаять төрле, толерант һəм динамик социум – шартларындагы яшəеше ачып бирелə. Идел буе татарларының икътисади, гражданлык, белем бирү, дини һəм мəгълүмати гамəллəре мəдəни үзенчəлекне торгызу, Нью-Йорк шəһəре мультикультурализмында катнашу һəм америкалы миллəте сəяси берлегенə кушылу күзлегеннəн чыгып бəялəнə. Бүгенге этносларга хас сыйфатлар этномəдəни гамəллəрнең аерылып торган системасын индустриализм, секуляризация шартларында, хəзерге мегаполисларның урбанизациялəнгəн һəм күп мəдəниятле мохитендə кабат торгызу барган этник аермалыклар киңлеге буларак карала.

Төп төшенчəлəр: этноска хас сыйфат, мультикультурализм, мегаполис, Идел буе татарлары, Татарстан, диаспора, Нью-Йорк шəһəре, иммиграция, ассимиляция. 

 

Мәкалә (тулы версия)