Лилия Рамил кызы Габдерəфыйкова,

Татарстан Республикасы Фəннəр Академиясенең

Ш.Мəрҗани исемендəге Тарих институты,

Россия, 420014, Казан ш., Кремль, 2 нче подъезд,

bahetem@mail.ru.

 

Мəкалəдə тарихи-антропологик тикшеренүлəрнең методологик мəсьəлəлəре карала. Чыганаклар базасының җитəрлек булмавы сəбəпле, инкыйлабка кадəрге татар тарихын «кечкенə кеше» мəнфəгатьлəре, аның шəхси һəм көндəлек тормышы, шəхеснең индивидуаль үзенчəлеклəре ягыннан өйрəнү авырлаша. Тарихи тикшеренүлəрнең чыганакларын татар халык авыз иҗаты һəм əдəби əсəр материалларын җəлеп итү исəбенə киңəйтү, шулай ук татар гуманитар белемендə фəнара юнəлешне үстерү əлеге фəнни мəсьəлəне хəл итүнең бер юлы булып санала ала. Татар халык авыз иҗатын һəм əдəбиятын тикшерү тарихына кыскача күзəтү ясау шуны күрсəтə: хəзерге фəнни хезмəтлəрнең күпчелеге тар фəнни кысалар белəн чиклəнə. XIX-XX гасыр чиге татар көндəлек тормышын өйрəнү мисалында, автор татар халкының фольклор һəм əдəби мирасында тарихи потенциал барлыгын, фəнара тикшеренүлəрдə матур əдəбият текстлары һəм тарихи контекст арасында диалог кору мөмкинлеген күрсəтə. Мəкалəдə, көндəлек тормышның аерым сюжетларына нигезлəнеп, мəкаль һəм бəетлəргə социомəдəни анализ тəкъдим ителə, танылган татар язучылары – XX йөз башы тарихи процессында катнашучыларның (Г.Исхакый, Ф.Əмирхан, Г.Ибраһимов) əсəрлəренə чыганак буларак күзəтү ясала. Моннан тыш, язучыларның тəрҗемəи хəллəре һəм əдəби əсəр текстларында урын алган аерым автобиографик моментлар да тикшерелə.

Төп төшенчəлəр: татар əдəбияты, татар фольклоры, көндəлек тормыш тарихы, чыганак белеме, тарихи антропология, Гаяз Исхакый, Фатих Əмирхан, Галимҗан Ибраһимов. 

 

Мәкалә (тулы версия)