Рамил Фəрит улы Беляев,

Хельсинки университеты,

Финляндия, Хельсинки ш., Фредрикинкату ур., 33 нче йорт,

ramil.belyaev@tatar.fi. 

Ислам Əмир улы Зарипов,

Мəскəү ислам көллияте,

Россия, 125008, Мəскəү ш., Черепановлар тыкрыгы, 36 нчы йорт,

islamzarif@gmail.com. 

Марат Абас улы Сафаров,

Сəнəгатьтə икътисад һəм идарə институты,

Россия, 105203, Мəскəү ш., 15 нче парк ур., 8 нче йорт,

safarov84@mail.ru.

 

Мəкалəдə Финляндия татар диаспорасының совет чорындагы тормышына кыскача күзəтү ясала. Финляндия һəм СССР татар дин эшлеклелəренең 1920-1980 еллардагы багланышлар тарихы чагылыш таба. Татар эшмəкəрлəренең Финляндиядə беренче рəсми мөселман оешмасы төзүдəге роле ачыклана. Архив документларын анализлау нəтиҗəсендə, 1917 елга кадəр мөселман җəмгыятенең гомумроссия мөселман процессларында актив катнашуы, дин һəм җəмəгать эшлеклелəренə, мəчет һəм милли-конфессиональ мəктəплəргə финанс ярдəме күрсəтүе дəлиллəнə. 1925 елда Хельсинкида беренче ислам җəмгыяте (Finlandiya Islam Cemaati) төзелə, ə ун елдан соң Татар мəдəни җəмгыяте (Finlandiya Turkleri Birligi) барлыкка килə, соңгысы, дини бəйрəм һəм йолалардан тыш, спектакльлəр, шигырь сөйлəү, халык көйлəре һəм биюлəр башкарылган мəдəни чаралар уздыра башлый. Татар диаспорасы вəкиллəре, сəясəт өлкəсендəге үзгəрешлəргə карамастан, туган җирлəре белəн бəйлəнештə торырга тырышалар, ватандашларына финанс ярдəме күрсəтəлəр. 1930 елларда сəяси репрессиялəр белəн бəйле рəвештə бəйлəнешлəр өзелə. Икенче бөтендөнья сугышы елларында татар җəмгыяте татар хəрби əсирлəренə һəрьяклап ярдəм итə, нəтиҗəдə татар җəмгыятенең тормышы активлаша. Сəяси хəлнең уңай якка үзгəрүе сəбəпле, 1950 елларда Уфа мөфтияте вəкиллəре һəм Финляндия татарлары арасындагы рəсми бəйлəнешлəр торгызыла. Мəкалəдə Финляндия һəм СССР дини җəмгыятьлəре рухи лидерларының 1960-1980 еллардагы визит тарихларына кыскача экскурс ясала. Финляндиянең татар диаспорасы белəн СССР дин эшлеклелəре арасындагы тыгыз мөнəсəбəтлəрнең ныклы нигезен уртак тарих һəм җəдиди дини тəгълимат традициясе, тел, мəдəният һəм дин уртаклыгы тəшкил итүе дəлиллəнə.

Төп төшенчəлəр: Финляндиянең татар мəхəллəсе, СССРда ислам, ЦДУМ (Үзəк мөселман диния нəзарəте), ДУМЕС (БДБ һəм Себернең Европа өлеше мөселман диния нəзарəте), Ризаэтдин Фəхретдин, Муса Бигиев, Хəбибрахман Шакир, Əхмəтҗан Мостафин, Абдулла Али. 

 

Мәкалә (тулы версия)