Лəйсəн Илгиз кызы Шаһин,

Мəрмəрə университеты,

Төркия, 34722, Истанбул ш., Гөзтəпə шəһəрчеге,

leysensahin@gmail.com.

 

Озын һəм катлаулы тарихка ия булган «татар» этнонимы зур географик киңлеклəрдə булып узган колачлы тарихи процесслар белəн тыгыз бəйлəнгəн. Бу этнонимның пространство ягыннан мəгънə үзгəрешлəрен тикшерү Евразия киңлеклəрендə географик күзаллауларның үсеш-үзгəрешен дə, хəзерге татар миллəтчелегенең сəяси гамəллəрен дə ачыкларга ярдəм итə. «Татар» этнонимының пространство белəн бəйле мəгънəлəре үсешен тасвирлап, автор башта аның урта гасырдан алып XX йөзгə кадəрге мəгънəви үзгəрешлəрен сурəтли, аннары этнонимның хəзерге милли хəрəкəткə бəйле рəвештə кулланылу үзенчəлеклəрен тикшерə. Соңгы мəсьəлə татар чыганак белемендəге фикер үсеше үзенчəлеклəрен тикшерү аша ачыла: авторның төп игътибары татар тарихын пространство ягыннан аңлауның XIX гасырдан башлап бүгенге көнгə кадəр нинди үзгəрешлəр кичерүен ачыклауга юнəлдерелə. Татар чыганак белемендə озак вакыт дəвамында ике юнəлеш – «болгарчылар» һəм «татарчылар» бəрелеште, хəзергə кадəр бу тартыш һəм аларның үзара тəэсир итешүе дəвам итə. Мəкалəдə əлеге каршылык пространствоны күзаллауга бəйле рəвештə һəм Идел-Урал төбəгендəге төрки халыкларның үзаңында «милли кемлек» төшенчəсе формалашу процессы кысаларында карала; совет чыганак белеменең бу процесска шактый зур йогынты ясавы ассызыклана.

Төп төшенчəлəр: татар тарихы, татар чыганак белеме, «татар» этнонимы, пространствоны милли күзаллау, болгарчы-татарчы бəхəсе, совет чыганак белеме.

 

Мәкалә (тулы версия)