Алсу Əхмəдулла кызы Хасавнех,

ТР ФА нең Г.Ибраһимов ис. Тел, əдəбият һəм сəнгать институты,

Россия, 420111, Казан ш., Шейнкман тыкрыгы, 11 нче йорт,

alise_12345@mail.ru.

 

Мəкалəдə суфи шагыйрь Ə.Каргалыйның ун мөстəкыйль хикəядəн торган шигъри җыентыгындагы «Хикəятел əүвəл» («Беренче хикəя»1) əсəре анализлана. Ф.Гаттарның «Мантыйк əт-тайр» («Кошлар теле») шигъри җыентыгына кергəн һəм Шəрыкнең бөек мистиклары Хəсəн əл-Басрый белəн Рабига əл-Годувины суфичылык образлары һəм символларының киң фонында тасвирлаган билгеле сюжетыннан Ə.Каргалый шəрехлəвендəге аерылып торган моментлар ачыклана. Татар авторында образларның кайберлəре үзенчəлекле бирелешкə ия. Ə.Каргалый əсəренең шартлы рəвештə «автор чигенеше» дип аталган икенче кисəгендə, Аллаһы Тəгалəгə мəхəббəт һəм тормыш рəхəтлеклəренең үтүчəнлеге темалары дəвам ителеп, Коръəннəн Ягъкуб һəм аның улы Йосыф, Һарун, Мисыр фиргавене турындагы өзеклəр алынган. Ə.Каргалый əсəрлəрендə очрый торган кайбер Коръəн терминнары эчтəлегенең мөселман Изге Язма текстлары белəн аһəңдəшлеге күзəтелə. Йомгаклау өлешендə татар авторы тарафыннан мөселман хəдислəреннəн алынган һəм укучыларга шулай ук үзенчəлекле аңлатмада бирелгəн ансар һəм мөһаҗир хакындагы сюжет урын ала, шуның белəн бергə əлеге өзектə исемнəр дə, вакыйга барган урын атамалары да телгə алынмый, уйдырма детальлəр килеп керə, сюжет линиясе үзгəртелə һ.б. Тикшеренүнең бурычларына шулай ук алда əйтелгəн моментларны Ə.Каргалый хикəялəвенең гомум мəгънəви юнəлеше ягыннан ачыклау һəм аңлату да керə. Татар авторы əсəрендəге бəян итү синкретик характерга ия, чөнки хикəягə Хəсəн Басрый һəм Рабига əл-Годуви турындагы төп сюжеттан тыш, тематик чигенешлəр сыйфатында, матди дөньяның фанилыгы турындагы теманың үстерелешен дəвам итеп, Коръəннəн өстəмə эпизодлар кертелə. «Хикəятел əүвəл» Ə.Каргалый шигъри җыентыгының үзенə күрə бер квинтэссенциясен тəшкил итə, чөнки Шəрыкнең ике мистигы турындагы төп сюжеттан кала, контаминация методына мөрəҗəгать итеп, Коръəн һəм хəдислəрдəн бик күп сандагы төрле хикəялəр, гыйбрəтле тарихлар алына. Шул сəбəпле хикəя җыентыкның башка тугыз хикəясендə күтəрелгəн барлык төп əхлак мəсьəлəлəреһəм мотивларын да үз эченə ала.

Төп төшенчəлəр: суфичылык, Хəсəн əл-Басрый, Рабига əл-Годуви, автор интерпретациясе, Коръəн сюжетлары.

 

Мәкалә (тулы версия)