Илдус Камил улы Фазлетдинов,

Башкорт дəүлəт университеты,

Россия, 450076, Уфа ш., Зəки Вəлиди ур., 32 нче йорт,

fazlutdinov75@mail.ru.

 

Мəкалəдə, тəнкыйтьчелəрнең бəялəмəлəрен тикшерү нигезендə, Башкортстандагы хəзерге татар шигъриятенең үсеш картинасы бирелə, шигъри дөньяның үзенчəлеклəре ачыклана. Тəнкыйди-гыйльми материалларны (Р.Сибəгатов, К.Дəүлəтшин, С.Сафуанов, Р.Əмиров, М.Мөлеков, С.Хафизов, Р.Идрисов, И.Фазлетдинов, Л.Ваһапова һ.б.) системалаштыру аша, Башкортстан җирлегендəге хəзерге татар поэзиясенең төп үсеш тенденциялəрен ачыклау хезмəтнең яңалыгын билгели. Мəкалəнең керешендə Башкортстандагы татар əдəбиятының, шул исəптəн шигъриятенең тарихы, яшəү һəм үсеш үзенчəлеклəре социокультурологик аспектта тикшерелə; татар əдиплəренең икегə бүленеп, бер өлешенең – татар, икенче өлешенең башкорт əдəбиятларына хезмəт итүенең иҗтимагый-тарихи сəбəплəре һəм моның шагыйрьлəрнең рухи мирасына йогынтысы анализлана. Əдəби иҗатның стиль проблемаларын гыйльми күзаллауга басым ясалу сəбəпле, автор, əдəбият гыйлемендə кабул ителгəн фəнни
классификация принципларына таянып, «стиль», «индивидуаль стиль», «төбəк стиле» төшенчəлəре арасындагы аерымлыкларны конкретлаштыра. Шагыйрьлəр иҗатындагы дөнья сурəте сыйфатлары, аларның чынбарлыкны күзаллау, сəнгати фикерлəү үзенчəлеклəре һəм эстетик позициялəренең кабатланмас хосусиятлəре ачыла. Ф.Габдерəхим, Р.Идиятуллин, С.Рəхмəтулла, Р.Гатауллин, Л.Сəгыйдуллина, М.Вафин һ.б.ларның иҗатлары тикшерү объекты булып тора. Автор шигырьлəрнең идея-эстетик үзенчəлеклəре проблематикасын, төп мотивларын анализлап, аларның фикри-мəгънəви кыйммəтен, меңьеллык поэтик традициялəрнең ролен, иҗатлары татар халкының уртак рухи һəм мəдəни казанышына əверелгəн шагыйрьлəрнең яңалыгын ачыклый.

Төп төшенчəлəр: шигърият, иҗат, индивидуаль стиль, əдəби тəнкыйть, Башкортстан, иҗат методы, поэтик образ, символ.

 

Мәкалә (тулы версия)