Мотамедния Масумə Насроллах,

Мазандаран университеты,

Иран Ислам Республикасы, Мазандаран провинциясе,

4741613534, Баболсар ш., Пасдаран ур.

m.motamednia@umz.ac.ir.

 

Хезмəттə Иран һəм татар əдəбиятларындагы касыйдə жанры чагыштырма һəм типологик планда өйрəнелə. Материал мəсьəлəнең өйрəнелү дəрəҗəсе буенча системалаштырыла. Касыйдəнең үсешендə əдəби бəйлəнешлəрнең роле ачыклана. Гыйльми-тəнкыйди чыганаклар гарəп, фарсы һəм татар əдəбиятларында касыйдə жанрының барлыкка килү һəм яшəеш тарихы ягыннан гомумилəштерелə. Күп кенə тəнкыйди хезмəтлəрне анализлау нəтиҗəсендə, фарсы һəм татар касыйдəсенең төп үзенчəлеклəре ачыклана. Əлеге жанрда язылган əсəрлəрнең
тематик төрлелеге турындагы материал системага салына. Идея-тематик проблематикасыннан чыгып, касыйдəлəрнең классификациясе тəкъдим ителə. Касыйдə композициясенең үзенчəлеклəре һəм һəр элементның автор ниятен тормышка ашырудагы роле ачып бирелə.

Гарəп касыйдəсенең фарсы əдəбиятына үтеп керү процессы тарихи-əдəби яктан тикшерелə, əлеге жанр үсешенең төп тенденциялəре, трансформация үзенчəлеклəре һəм башка əдəбиятта үзлəштерелү юллары күрсəтелə. Фарсы шигърияте текстлары корпусын анализлау нигезендə, гарəп касыйдəсеннəн дидактик-фəлсəфи, мистик-аллегорик төрлəрнең аерылып чыгу процессы, касыйдəнең соңгы этаптагы үсеше ачыклана.

Мəкалə авторы татар əдəбиятында лирик жанрларның барлыкка килүендə, əсəрлəрнең идея тематикасын һəм проблематикасын баетуда көнчыгыш традициялəрнең ролен ачып бирə. Бай əдəби материалны тикшерү нəтиҗəсендə, Харəзми, Сəйф Сараи, Өмми Кəмал, Һибəтулла Салихов, Шəмсетдин Зəки, Габдулла Тукай һ.б. иҗатында касыйдə жанрының үсеш үзенчəлеклəре күрсəтелə. Шагыйрьлəр тарафыннан иҗат ителгəн барлык касыйдəлəрнең дə, объектив сəбəплəр белəн, безнең көннəргə кадəр килеп җитə алмавын исəпкə алып, касыйдəнең төрле структур элементларыннан газəл, васф, мəдхия/мəрсия кебек жанрларның, дини-фəлсəфи, элегик, сатирик тематик төрлəрнең аерылып чыгып, ныклы үсеш алуы тикшерелə.

Төп төшенчəлəр: гарəп шигърияте, жанр, иҗтимагый идеология, кабилə рухы, кануннар, структура, рифма, бəет, Урта гасыр татар əдəбияты, əдəби бəйлəнешлəр.

 

Мәкалә (тулы версия)