Мəдинə Рəшит кызы Саттарова,

Казан федераль университеты, 

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

m-sattarova@mail.ru.

 

Мəкалəдə төрки теллəр арасында үзенчəлекле урын тоткан бай тарихлы татар теленең кайбер фонетик билгелəре халыкның таралыш ареалына нисбəтле анализлана. Тел белемендə төрки халыкларның таралып урнашуына бəйле тел үзенчəлеклəре галимнəрдə зур кызыксыну уята. Г.Ф.Благова, М.А.Бородина, Н.З.Гаджиева, А.Б.Джураев, Б.А.Серебренников, Ф.Й.Йосыповларның хезмəтлəрендə төрки теллəргə бəйле ареаль лингвистика фəненең максат-бурычлары тасвирлану белəн бергə, аларның килəчəк үсеш юнəлешлəре билгелəнгəн. Зур территориядə урнашкан күпсанлы төрки халыкларның тел үзенчəлеклəре җентекле тикшерелүгə карамастан, бу тармак бүгенге көндə дə үзенең актуальлеген югалтмый. Төрки халыкларның диалект һəм сөйлəшлəрен өйрəнү нəтиҗəсендə тупланган фактик һəм теоретик материалларны ареаль лингвистика фəне күзлегеннəн анализлау мөһим. Ирешелгəн казанышлар төрки теллəрнең уртак һəм үзенчəлекле билгелəрен системага салырга, һəрбер мөстəкыйль төрки телнең моделен булдырырга мөмкинлек бирə.

Төп төшенчəлəр: татар теле, сузык авазлар, тел тарихы, татар диалектологиясе, диалектологик атлас, ареаль лингвистика.

 

Мәкалә (тулы версия)