Эрдал Шаһин,

Мəрмəрə университеты,

Төркия, 34722, Истанбул ш., Гөзтəпə шəһəрчеге,

leysensahin@gmail.com.

 

Людвиг (Логин Иванович) Бакмейстер, Петр Симон Паллас һəм аларның фидакарь ярдəмчелəре тарафыннан Екатерина II булышлыгы һəм киңəше белəн төзелгəн «Сравнительные словари всех языков и наречий, собранные десницею всевысочайшей особи» хезмəте зур əһəмияткə ия, чөнки ул төрле теллəр һəм диалектлардагы 285 лексик берəмлек чагыштырып бирелгəн беренче һəм бердəнбер сүзлек булып тора. Əлеге белешмəлек XVIII гасырдагы төрки шивəлəрнең лексик составын чагылдыруы, беренче тапкыр аерым тел һəм диалектлардан материаллар тəкъдим итүе, фонетик һəм морфологик тасвирламалар китерүе белəн дə əһəмиятле.

Төп төшенчəлəр: сүзлек, чагыштырмалы сүзлек, Екатерина II, Петр Симон Паллас, Людвиг (Логин Иванович) Бакмейстер, төрки теллəр һəм диалектлар.

 

Мәкалә (тулы версия)