Гафур Мәсгут улы Сөнгатов,

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге,

Россия, 420015, Казан ш., Пушкин ур., 66/33нче йорт,

gsungatov@mail.ru.

 

Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова,

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге,

Россия, 420015, Казан ш., Пушкин ур., 66/33нче йорт,

fanzila@bk.ru.

 

Ф.Ю.Юсупов, Ф.С.Сәйфулина, О.Р.Хисамов һәм И.Г.Гомәровлар тарафыннан төзелгән «Барабинские татары. Страницы духовной культуры» дигән китапта, себер киңлекләрендә яшәүче бараба татарларының этник тарихына, тел үзенчәлекләренә, йолаларына, тормыш-көнкүрешләренә караган кызыклы үрнәкләр белән беррәттән, бараба татарларының формалашуын аларның Көнбатыш Себер туфракларын үз ватаннары итеп сайлаган башка төрки кавемнәр белән бик борынгы заманнардан тыгыз элемтәләрдә яшәүләрен аңлатуга багышланган фәнни-аналитик мәкалә дә урын алган. Җыентык, авторларның төрле елларда үзләре туплаган материаллардан тыш, В.В.Радлов, Л.В.Дмитриева, Д.Г.Тумашева кебек галимнәрнең монографияләреннән алынган текстлар һәм композитор А.Ключарев язып алган җырлар белән баетылган. Саны елдан-ел кимү сәбәпле, Россиянең югалып бара торган халыклар исемлегенә кертелгән бараба татарларының җанлы сөйләм үрнәкләрен үз эченә алган әлеге тупланма киң карашлы, тирән белемле татар филологларын әзерләгәндә бараба диалектының фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләрен тулы рәвештә күрергә һәм өйрәнергә мөмкинлек бирсә, тарихчыларга теге яисә бу фактны дәлилләү чыганагы, этнографларга, халыкның рухи хәзинәсен өйрәнүчеләргә әһәмиятле хезмәт буларак бәяләнә.

Төп төшенчәләр: фольклор, себер татарлары, татар теле, тел үзенчәлекләре, рухи мәдәният.

 

Мәкалә (тулы версия)