Фираз Фахраз улы Харисов,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан, Кремль ур., 18 нче йорт,
harisov.52@mail.ru.
Соңгы елларда Россия Федерациясендә белем бирү системасында заманча технологияләрне куллану торган саен активлаша бара. Сүз яңа техник чаралар куллану турында гына түгел, бәлки укыту-тәрбия процессына яңача караш формалаштыруны, укытуның яңа алым һәм методларын гамәлгә кертеп, белем бирүнең сыйфатын яңа баскычка күтәрү турында бара. Бу уңайдан, укытучының максаты – татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләр ярдәмендә укучының танып белү эшчәнлеген активлаштыру, үзе укыта торган фәнгә карата кызыксыну уята белү, аралашу күнекмәләре булдыру һәм үстерү, тел турында программада каралган дәрәҗәдә мәгълүмат бирү. Димәк, укытучы мәгълүмати һәм коммуникацион чараларны, дәреснең максат, бурычларыннан чыгып, дөрес сайлап ала белергә тиеш була.
Мәкаләнең максаты – заманча белем бирү технологияләрен барлау, системага салу, татар теленә өйрәткәндә аларны куллану мөмкинлекләрен ачыклау һәм укыту-тәрбия процессына ни дәрәҗәдә йогынты ясавын күрсәтү. Дәрестә компьютер технологияләрен дөрес һәм урынлы итеп файдалана белү белем бирү белән идарә итүне җайлый, укыту процессының нәтиҗәлелеген һәм объективлыгын яхшырта, укучыларның белем алуга карата кызыксынуларын арттыра.
Мәкаләдә укыту-тәрбия процессына караган һәм электән үк кулланылышта йөри торган традицион һәм яңа төшенчәләргә аңлатма бирелә, аларның кулланылу үзенчәлекләре ачыла, заманча технологияләрне татар теле дәресләрендә урынлы файдалануның белем бирүне нәтиҗәле итүдә хәлиткеч әһәмияткә ия булуы турында бәян ителә.
Төп төшенчәләр: традиция, заманча технология, белем бирү, инновация, технология, Интернет-ресурс.