Елена Фәварис кызы Сәйфетдиярова,

Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы,

Россия, 452453, Бөре ш., Интернациональная ур., 10 нчы йорт,

saifi@inbox.ru.

 

Мәкаләдә нәтиҗәләре татар халкы вәкилләренең каршылыклы мөнәсәбәтләрен күрсәткән тикшеренүләргә кыскача фәнни күзәтү бирелә. Башкортостанда, Татарстанда һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарларның психологик үзенчәлекләрен тикшерү милли үзаңның позитив тибы өстенлек итүне билгеләргә ярдәм итте, аларның этник бердәйлеге исә үз халкының казанышлары белән югары дәрәҗәдә горурлануга бәйле.

Соңгы мәгълүматлар элегрәк үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре белән туры килә. Мәкаләдә тәкъдим ителгән эмпирик тикшеренүләр нәтиҗәсе Башкортостанда яшәүче татар студент яшьләр төркеменә хас этник бердәйлекнең үсеше үзенчәлекләрен билгеләргә, үз һәм этник төркемнәргә (башкорт, рус, мари) хас кыйммәтләр ориентациясе турында татарларның күзаллауларындагы аермаларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Эзләнүләр барышында татарларның, рус һәм марилар хакында күзаллаулары каршылыклы булып, ә үз һәм башкорт төркемнәренә охшаш сыйфатларны (кануннарны үтәү, үз тардицияләрен сакларга омтылу, толерантлык, үзара ярдәмләшү) теләп теркәүләре ачыкланды.

Төп төшенчәләр: этносара кабул итү, этник бердәйлек, чит этник тирәлек, төркемле мәдәни кыйммәтләр ориентациясе, татарлар, башкортлар, руслар, марилар.

 

Мәкалә (тулы версия)