Ильтани Исхак кызы Илялова,

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты,

Россия, 420096, Казан ш., Оренбург тракты, 3нче йорт,

kancelkazguki@mail.ru.

 

ХХ гасыр башында татар театры сәхнәләрендә Уильям Шекспирның «Гамлет», «Отелло» трагедияләре куелды. Гасыр дәвамында милли театр сәхнәсендә татар тамашачысы яңача куелышта «Король Лир», ике тапкыр «Ромео һәм Джульетта», «Антония һәм Клеопатра» әсәрләрен карады. Бу спектакльләрне куюда Шекспирның трагедияләрен заманча гәүдәләндергән иң яхшы режиссерлар һәм актерлар катнашты. ХХI гасыр башында, 2011, 2012, 2014 нче елларда, өч татар театры – Әлмәт татар дәүләт драма театры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры тарафыннан «Ромео һәм Джульетта», «Гамлет», «Ричард III» спектакльләре сәхнәләштерелде1. Шекспир әсәрләренең татар сәхнәсендә куелыш әһәмияте бүгенге көннең кискен актуаль проблемаларын һәм актерларның югары һөнәри дәрәҗәдә башкару осталыгын чагылдырган режиссер хезмәте белән билгеләнә.

Төп төшенчәләр: трагедия, масса күренешләре, бизәлеш, каршылык, режиссура, актер уены.

 

Мәкалә (тулы версия)