Виталий Григорьевич Родионов,

И.Н.Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты,

Россия, 428015, Чабаксар ш., Мәскәү проспекты, 15 нче йорт,

vitrod1@yandex.ru.

 

Мәкалә авторы әдәбиятларның милли үзенчәлеге янәшә куеп анализлау аша гына билгеләнми, алар арасындагы бәйләнешләрне ачыклау өчен, чагыштыруның барлык төрләре дә яраклы дигән карашта тора. Диалогик багланышларның типологик төре аерып чыгарыла. Татар һәм чуаш әдәбиятларына күпчелек очракта бертөрле йогынты ясаган тышкы факторларның поэтика өлкәсендә, тәңгәллекләргә һәм параллельләргә караганда, охшаш булмаган күренешләрне һәм аерымлыкларны барлыкка китерүләре автор тарафыннан Урал-Идел буенда мәгърифәтчелек һәм милли азатлык идеяләре үсеше мисалында раслана. Ике тугандаш халыкның әдәбиятара диалогик багланышларында каршы кую диалогы, типологик диалог кебек хронологик эзлекле типлар билгеләнә. Гомуми планда караганда, ХХ гасыр башы чуаш лирикасы һәм лироэпикасы шул чор татар поэзиясеннән радикальрәк булуы белән аерылып тора. Соңгысында милләтнең рухи һәм матди кыйммәтләрен үзәккә кую омтылышы алга чыга. 1908 нче еллардан ике әдәбиятта да медитатив һәм пессимистик тенденцияләр көчәя башлый. Татар һәм чуаш прозасы поэтика өлкәсендә төрле юнәлешләрдә үсеш ала: беренчесе – европа традицияләренә, икенчесе көнчыгыш һәм көнбатыш традицияләрнең синтезына омтыла. Шулай итеп, уртак тышкы (типологик) факторлар тәэсирендә татар һәм чуаш халыкларының уникаль сәнгати системалары барлыкка килә.

Төп төшенчәләр: татар һәм чуаш әдәбиятлары, диалогик багланыш типлары, типологик диалог, үзенчәлек, дин-мәгърифәт эшчәнлеге, этномәдәни аң, халык традицияләре.

 

Мәкалә (тулы версия)