Лемара Сергеевна Селендили,

М.А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты,

Россия, 109240, Мәскәү ш., Верхняя Радищевская урамы, 16/18 нче йорт,

lemara2002@hotmail.com.

 

Мәкалә кырымтатар теле материалында синтаксик төзелмәләр теориясен яктыруга багышлана. Тел материалының корпус алды эшкәртмәсе кырымтатар теленнән яки кырымтатар теленә машина тәрҗемәсенең тәңгәл системасы өчен теоретик база булдыру, телне һәм телләрне укыту практикасын заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә үстерүгә юнәлтелгән электрон сүзлекләр һәм инструменталь система оештыру максатыннан башкарыла.

Модельләрне төзү барышында, күләмле белешмәләргә таянып, текстның шартлары, автомат/ярымавтомат синтаксик тамгалар эзлеклелеге исәпкә алына. Синтаксик төзелмәләрне куллану даирәсе булып, «Лингвистик тәңгәллекләрнең русча – кырым татарча сүзлеге» лексикографик белешмә базасы өчен төзелгән «Синтаксис һәм фразеология» модуле тора.

Төп төшенчәләр: кырымтатар теле, синтаксис, структур, гамәли һәм математик лингвистика, лингвистик корпус, текстның корпус алды эшкәртмәсе.

 

Мәкалә (тулы версия)