Тәүзих Ибраһим улы Ибраһимов,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

Tavzikh.Ibragimov@ksu.ru.

 

Мансур Рифкать улы Сайхунов,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең информатика институты,

Россия, 420111, Казан ш., Сул Болак ур., 36А нчы йорт,

6688000@gmail.com.

 

Бүгенге көндә кешелек глобализм, ягъни милли аермалыкларын югалту чорында яши. Бу шартларда халыкның телен дөньяны үзенчәлекле тану системасы буларак саклап калу көн тәртибенә куелган мәсьәләләрнең берсе булып тора. Тәкъдим ителгән мәкаләдә Татар теленең язма корпусы ярдәмендә милләтнең тел дөньясы ачыклана.

Хәзерге халәтендә Татар теленең язма корпусы репрезентативлык һәм төрле стильләрне телгә бәрабәр күләмдә чагылдыру таләпләренә тулысынча җавап бирә. Ул телчеләргә сүзформаларның кулланылу ешлыгын, шулай ук аларның үз чолганышындагы сүзформалар белән мөнәсәбәткә керү мөмкинлекләрен бәян итә, татар милләтенең дөньяны кабул итү үзенчәлекләре барлана.

Төп төшенчәләр: Татар теленең язма корпусы, мәгълүмат эзләү системасы, тел җәмгыяте, сүзформа, уң контекст, сул контекст, кулланылу ешлыгы.

 

Мәкалә (тулы версия)