Гөлшат Рәис кызы Галиуллина,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

Gulshat.Galiullina@ksu.ru.

 

Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

Alfiia.Iousoupova@kpfu.ru.

 

Мәкаләдә татар халкының бөек мәгърифәтчесе, күренекле галим-энциплопедист Каюм Насыйриның татар тел белеме өлкәсендәге эшчәнлеге яктыртыла. Галимнең татар тел белеменә багышланган тугыз хезмәте билгеле. Тюркологиядә беренчеләрдән саналып, татар теленең өйрәнелү тарихы байлыгын күрсәткән «Әнмүзәҗ» грамматикасы, «Ләһҗәи татари» аңлатмалы сүзлеге, «Кавагыйде китабәт» орфографик кагыйдәләр китабы аерым игътибарга лаек1. Элгәрге авторлардан аермалы буларак, К.Насыйри теге яки бу телнең грамматикасына тулысынча иярми, калыплашкан, беркадәр архаиклашкан формалардан китәргә омтыла, иң мөһиме – халыкның җанлы сөйләм телен, аның формаларын үзәккә алып, тел кагыйдәләрен шулар нигезендә эшләүне алга сөрә. Гомумән алганда, К.Насыйриның тел белемендәге эшчәнлеге лексика, грамматика, терминология, этимология, фонетика өлкәләренә карый. Мәкаләдә галимнең лексикология өлкәсендәге хезмәтләренә аерым басым ясалып, аның татар теленең семасиологиясе, ономастика һәм лексикографиясе тармакларын үстерүгә керткән өлеше тикшерелә.

Төп төшенчәләр: татар теле, Каюм Насыйри, лексикология, лексикография, ономастика, терминология, татар халкының рухи мәдәнияте.

 

Мәкалә (тулы версия)