Мәшһүр университетның Актлар залы тәрәзәләреннән күңелне изрәтеп татар җыры, татар моңы агыла. Сәхнәдә шушы университетның яңа буын шәкертләре, аспирантлары хорның җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинның һәр хәрәкәтенә буйсынып , илһамланып, залдагы тыңлаучыларны сихри җыр дөньясында йөздерәләр .
Мин 28 ел элек шушы хорчылар арасында җырладым. Моңа кадәр әле аны читтән бер мәртәбә дә тыңлаганым юк иде. Менә, ниһаять, бу бәхет насыйп булды. Шушы авазларга чумып, күмелеп, иләсләнеп тыңлап, үземнең беренче тапкыр хор репетициясенә килгәнемне, беренче чыгышларны, беренче уңышларны, беренче тапкыр Ирнис абыйның мактау сүзләрен искә төшерәм, яшьлегемә, студент елларыма кире кайтам.
Без, хорчылар, күбебез авыл балалары, дүрт тавышка җырлауның нәрсә икәнен белмәүчеләр (ә распевка, нота дигән сүзләр безнең күбебез өчен таныш булмаган төшенчәләр иде), I курста Ирнис абыйның тылсымлы кулларына эләгеп, күп тавышка җырлауның нечкәлекләренә өйрәнә башладык, үзебез өчен күп ачышлар ясадык. Хор белән без кайларда гына булмадык: Татарстанның шәһәр һәм авылларында, Мәскәү, Санкт-Петербург, Рига, Вильнюс, Уфа, Әстерхан, Волгоград шәһәрләрендә. Кая гына барсак та, безне җылы каршы алдылар, яратып тыңладылар, күңелләрне сөендереп алкышладылар.
Ирнис абый безне хорда җырларга өйрәтү белән генә канәгатьләнми, зур күләмле симфоник әсәрләр белән дә таныштырырга тырыша, Опера һәм балет театрында, Консерваториядә уза торган концертларга чакыра иде. Шулай ул бездә музыкаль зәвык тәрбияләде, җитди музыканы яратырга, аңларга булышты. Биш курс буена бу шәхестән алган аң-белем, илһам сәнгатьне сөюгә һәм аңа күңелнең даими мохтаҗ булуына әйләнү безгә һөнәри тормыш юлын башлаганда зур ярдәм итте. Моның өчен Ирнис абыйга гомер буе рәхмәт укыйм.
45 ел шушы университетка, аның татар халык хорына (халык хоры дәрәҗәсенә җитү – шулай ук Ирнис абыйның фидакарьлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе) тугры яшәү өчен, олы йөрәкле кеше булырга кирәк. 45 ел эчендә күпме шәкертнең иң нечкә күңел кылларын чирткән, зур сәнгать дөньясына аяк бастырган Ирнис абый – бүген дә искиткеч энергияле, җаны-тәне белән шушы коллективны зур җиңүләргә әйдәүче илһам иясе. Юбилей концерты коллективның профессиональ яктан нык үскәнен күрсәтте. Бу мине бик шатландырды. Һәр авазның, һәр нотаның яңгырашына игътибарлы Ирнис абый. Ноталарның төгәл яңгыравына татар моңы, күңел җылылыгы, хис байлыгы өстәлү хорны тыңлап туя алмаслык итә.
Бүген хор, күңелләрне илһамландырып, тагын да чистарак, тагын да көчлерәк яңгырый. Хордан үсеп чыккан ике ансамбль («Былбыл», «Хәят») дә минем өчен яңалык булды. Нәфис, җылы, дәртләндергеч репертуарлары күңелләргә илһам өсти.
Шушындый җәүһәр коллективка матди яктан да, башка яктан да ярдәм итеп, профессиональ яктан зур уңышларга ирешүне тәэмин итеп, аны саклап калсын иде университетыбыз. Киләчәк буын студентларын тәрбияләүдә (ә бүгенге көндә бу вазифадан беркем дә азат түгел) бу эш иң изге бурычларның берсе. Моннан соңгы елларда хорда җырлаган күп буын шәкертләр дә үзләренең туган университетына хор өчен зур рәхмәтләрен белдереп баш иярләр.
Флорида ФОМИНА,Татар халык хоры солисты, КДУ ның 1974 елгы чыгарылыш студенты
Редакциядән: концерт алдыннан Татарстан китап нәшриятында хор репертуарына кергән әсәрләрнең ноталар җыентыгы басылып чыкты.
Ул кабызган утлар сүнмәс алар...
Быел Казан дәүләт федераль университетында ике зур юбилей: Татар халык хорына – 45, ә аның алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллинга – 70 яшь.
Ирнис Рәхимуллин Казанда туып үскән, башта музыка училищесын, аннары Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Татар хорын консерваториядә белем алган вакытта ук оештырган һәм хәзергәчә шунда эшли. Инде 70не тутырса да, яшь егетләр кебек җитез, күзләре янып тора һәм бертуктаусыз каядыр ашыга. Без очрашкан көнне 27 апрельдә булачак зур концертка (КФУның актлар залында) әзерлек бара иде. “Бүген безне төшерергә телевидение дә килә әле”, – диде Ирнис абый, ашыгуын аңлатып. Әңгәмәгә вакыты бик аз булса да, шактый кызыклы нәрсәләр сөйләргә өлгерде ул. Хәер, җитезлегенең үз сере бар икән. “Теләге булган кеше тәүлекнең 24 сәгатен 48 сәгатькә кадәр киңәйтә ала. Теләмәгән кешегә бернәрсә дә кирәкми. Ул бер эшкә дә өлгерми”, – ди ул.
Татар хоры оештыру
– Мине, консерваториядә укыган вакытымда, университет ректораты чакырды һәм, Татар халык хоры оештырыйк дип, тәкъдим итте. Шулай итеп, 1967 елда 1 нче курстан җырчылар сайладым. Башта татар факультетыннан, аннары калган факультетлардан егетләр-кызлар җыйдык. Икенче елны үзебезнең солистларны булдырдык, “Былбыл” вокаль ансамбле оештырдык. Мин 15 ел консерваториядә укыттым, 27 ел опера-балет театрында эшләдем, Камал театрына берничә спектакль куярга ярдәм иттем (Марсель Сәлимҗанов заманында куелган “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Моңлы бер җыр” спектакльләре – ред.). Әмма профессионаллар белән эшләгәндә дә һәвәскәрләрне ташлый алмадым. 18 яшемнән эшли башладым бит алар белән. Бу хор – минем балам кебек.
Иң беренче елны 20ләп кеше җыелган иде. 70-80 нче елларда 60 кеше булганы да бар, 50 кеше дә булды. Хәзер заманалар икенче, 45 кеше калдык. Иң көчле тавышларны ансамбльләргә (хәзер “Хәят”, “Сер”, “Былбыл” ансамбльләре бар) алам, ә көчсезрәк тавышлар хорда бик әйбәт яңгырый. Шунысы авыр – хордагы кешеләр гел алышынып тора. Беренче курслар килә, аларны хорга алам, ә 5 нчеләр укуларын тәмамлап таралыша. Беренчеләр белән барысын да яңабаштан өйрәнергә кирәк. Алар язга гына “аякка баса”. Аннары яңадан беренче курс килә. “Сизиф хезмәте” дияргә дә була минем эшне.
Элек һәм хәзер
– Хәзер оештыру эшләре күпкә авыррак. Теге заманнарда булышалар иде. Ректорат та, декан да бик ярдәм итә иде. Ә хәзер үземә генә көрәшергә туры килә. Кызганычка каршы, беркемгә бернәрсә кирәкми бүгенге көндә.
Урыныма кеше табылса, бу эштән китәр идем дә бәлки. Әмма кеше табылса да, ул мондагы акчага эшләмәячәк. Ә мин эшлим, чөнки мин – совет кешесе. Менә инде 4 ай буена ректор бусагасын таптыйм, ә ул мине кабул итми. Вакыты юк. Мин бу университетта 5 ректор белән эшләдем, әмма сәнгатькә карата хәзерге кебек игътибарсызлыкны күргәнем булмады.
Безнең хорны ел саен Италиягә чакыралар. Анда һәр елны хор фестивале уза. Әмма без үз акчабызга барырга тиеш. Моңа 3 миллион сум тирәсе акча кирәк. Минемчә, университетның бу акчаны бирерлек мөмкинлеге бар, әмма бирмиләр. Ә иҗади коллективка гастроль кирәк, югыйсә ул үлә. Әмма мин – бик үҗәт кеше. “Юк” дип әйтсәләр, бүтән яктан керәм. Әгәр шундый булмасам, 45 ел шушы эш белән шөгыльләнә алмас идем. Шуңа күрә Италиягә бару мөмкинлеген дә табарга тырышачакмын!
Замана һәм талантлар
– Ходай Тәгалә талантларны биреп тора. Алар һәр заманда бар. Менә мин яшьләрне беренче курстан хорга алам, “менә!” дигән тавышлар очрый араларында. Мәсәлән, быел 1 нче курстан 8 кеше алдым. Араларында бер генә егет, әмма тавышы... Илһам Шакировны алыштырырлык!
Бүгенге заман – зәвык-сызлык заманы. Композиторлар бар, әмма алар нәрсә язарга белмиләр, чөнки идея юк. Элеккеге идеялар, темалар искерде, бүгенге көнгә туры килми. Шуңа күрә сәхнәне бүгенге эстрадниклар кебек чүп-чар басты. Алар тарихта калмаячак. Тамашачылар өч төрле була – наданнар, боларны әзерлексез тамашачы дип әйтергә мөмкин, уртачалар һәм зәвыклылар. Бүгенге эстраданы күп очракта надан тамашачы тыңлый. Ә безнең хор наданнар өчен түгел.
Безнең хорга йөргән кешеләр – бичаралар түгел, алар рухи яктан бай, зәвыклы кешеләр. Алар тормышта югалып калмаячак.
Чыннан да, кайчандыр Казан дәүләт университетының Татар халык хорына йөргән кешеләр бүген югалып калмаган, һәрберсе тормышта үз урынын тапкан һәм барысы да диярлек Ирнис абый биргән күңел байлыгын, рухи кыйммәтләрне башкаларга таратырга тырыша.
Васил ГаРифуллин, КФУның журналистика факультеты деканы:
– Мин биюгә – “Каз канаты”на йөрдем, “җырчы” түгел идем, шулай да Ирнис абый белән бик күп аралаштык. Ирнис абый җаны-тәне белән шул хор өчен янучы кеше иде һәм хәзер дә шулай. Мондый һәвәскәр хорларда бит иң авыры шул – профессиональ хорларга караганда ике-өч мәртәбә күбрәк эшләргә туры килә. Студентлар килә тора, китә тора. Яңа студентлар белән эшне өр-яңадан башларга туры килә. Болай озак “яшәгән” башка коллективны белмим мин, студент коллективлары кыска гомерле була гадәттә. Ә Татар халык хоры бары тик Ирнис абый тырышлыгы белән генә яшәде һәм хәзер дә яши.
Дамир Шакиров, Татарстан китап нәшрияты директоры:
– Менә шушы көннәрдә безнең нәшриятта хорлар өчен әзерләнгән “Җырланмаган әле безнең җыр” дип аталган ноталы китап чыга. Моңа кадәр татарда, хәер, татарда гына түгел, башкаларда да хор өчен төзелгән җыентык юк иде. Менә шушы зур эшне Ирнис абый башкарып чыкты. Бик зур хезмәт бу!
Ирнис абый студентлар өчен, хор өчен җанын да бирергә әзер кеше иде һәм хәзер дә шундый. Ул хорга йөргән һәрбер кешенең язмышы белән кызыксынып, барысын да белеп тора. Бик ярдәмчел, игелекле, изгелекле кеше ул. Үзе сайлаган һөнәргә җаны-тәне белән бирелгән. Аннан соң бик тә татар җанлы. Шәһәрдә туып үскән кеше бит инде ул үзе. Әмма безнең белән бервакытта да урысча сөйләшкәне булмады. Телнең тәмен тоеп, белеп сөйли, аны студентларга да өйрәтә иде. Менә әле кичә кергән иде нәшриятка, татарча тәмләп сөйләшеп утырдык.
Исмәгыйль Шәрәфиев, “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире:
– Ирнис абый кебек фидакарь җаннар бу дөньяда бик сирәк. Ул, сайлаган һөнәренә, үз алдына куйган максатына бөтен гомере буе тугры калып, меңәрләгән яшь йөрәкләрдә матурлык очкыны кабызды һәм кабыза.Яшьләр исә, илебезнең төрле почмакларына таралышып, матурлыкны шәкертләренә һәм балаларына “сеңдерәләр”. Мәгълүм җырны бераз үзгәртеп әйтсәк:
Ул кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә...
Чулпан Фәттахова