Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин 1942 елның 3 февралендә Казан каласында эшче гаиләсендә туа. 1958-1962 елларда Казан музыка училищесында, соңрак Казан Дәүләт консерваториясендә белем ала. 1970 елдан алып 1985 елга кадәр Казан консерваториясенең хор дирижерлыгы кафедрасында укыта, 1975 елдан алып бүгенге көнгә кадәр М.Җәлил ис. опера һәм балет театрында хормейстер булып эшли. Үзенең белгечлеге буенча иҗат эшчәнлеген унсигез яшеннән үк башлап, 1960 елда үзешчән хорга җитәкчелек итүгә алына. 1967 елдан алып бүгенге көнгәчә Казан  университетында татар Халык хорын җитәкли. 1995 елда Татар Дәүләт Гуманитар институтында да хор оештырып әлегә кадәр аңа җитәкчелек итә.

И.Рәхимуллин - гомеренең 42 елын хор сәнгатенә багышлаган шәхес. Шул гомер эчендә ул мәгърифәтче музыкант буларак танылды. Казан университетының һәм Татар Дәүләт Гуманитар институтының йөзләгән сәләтле егет-кызлары Ирнис Рәхимуллин мәктәбен уздылар. Бу - халык җырына тирән мәхәббәт мәктәбе, татар композиторларының шаһәсәр җырларын төшенү мәктәбе, студентларның музыкаль табигатен ачып аларга канат кую мәктәбе. Ирнис Рәхимуллин хорында җырлаган кешеләр студент елларын иң якты, иң күңелле сәхифә буларак искә алалар. Ул еллар аларга яшьлек кебек үк газиз һәм кадерле!

Русиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Леванов В.П.

 

Берничә дистә татарны бергә бастырып, аларны хор белән җырлату дөньядагы иң авыр эшләрнең берседер ул. Ни өчен дисәң, һәрбер татарның башкалардан аерылып торасы, ялгыз җырлыйсы, солист буласы килә. Аннары хор белән җырлауның, хор сәнгатенең бездә традицияләре дә булмаган.

Ә менә 1967 елда Казан дәүләт консерваториясе студенты Ирнис Рәхимуллин Казан университетына килеп, безнең кебек авыл балаларын бергә туплап, татар хоры оештырып җибәрде. Һәм үз максатына иреште дә. Дүрт тавыш белән җырлый торган хор барлыкка килде, тиз арада популярлашып та китте. Ул елларны мин рәхмәт хисләре белән искә алам. Ирнис абый үзе дә безгә рәхмәтледер дип уйлыйм, чөнки безнең репертуардагы берничә җыр соңгы курс студенты Ирнис Рәхимуллинның диплом эше иде. Без аның дәүләт имтиханында катнаштык. Комиссия безнең җырларыбызгале билгесе куйды. Шуннан бирле мин дә үземне әйбәт җырлаучылар рәтенә кертеп йөрим...

Ирнис абый фидакарь кеше, үз эшенә, үз профессиясенә баш-аягы белән бирелгән кеше. Казан университетында ул оештырган татар халык хоры менә 35 ел инде яңгыравын дәвам итә. Өстәвенә аның әле татар дәүләт гуманитар институтында, Казанның татар гимназияләрендә дә хор коллективлары бар. Ә төп эшләгән урыны - М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры. Атказанган сәнгать эшлеклесе.

Хормейстерлар хәзер күп, әмма чын профессионаллар бармак белән генә санарлык. Милли музыкабыз аларга бик тә мохтаҗ. Шуңа күрә алар кирәкле дә, кадерле дә. Татар музыка дөньясында үзенең югары урынын тапкан, халкыбызга армый-талмый хезмәт итүче югары профессионал Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин нәкъ шундый кадерле шәхесләребезнең берсе.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин

 

Ирнис Рәхимуллин - гаҗәеп төрле юнәлешләрдә эшли алырдай, бай иҗади тәҗрибәгә ия талантлы музыкант һәм хор дирижеры.

Казан Дәүләт университетының, ул утыз биш ел буе җитәкләгән Татар Халык хоры киң танылган.

Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Академия опера һәм балет театры хормейстеры буларак та ул югары профессиональ нәтиҗәләргә иреште. Татар опера театры хоры - Россиядәге иң, яхшы опера хорла-рының берсе.

Казан Дәүләт консерваториясенең хор дирижерлыгы факультетында да Ирнис Әхмәдулла улы унбиш ел буе махсус класс алып барды.

Барлык иҗади казанышларын исәпкә алсак, Ирнис Әхмәдулла улының Татарстандагы иң күренекле мәгърифәтче музыкантларның берсе икәнен күрербез.

Русия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Семен Казачков