Студент чагында адәм баласы үзен һәр өлкәдә булмаса да, күп яктан сынап карарга омтыла. Әле өстәвенә, Татар халык хорына сайлап-тыңлап караган вакытта, күпләренең тавышы һәм музыкаль сәләте барлыгы да ачыклангач, алар

ны үстерергә мөмкинлек тудырмау гөнаһ булыр иде.

Сүз дә юк: күптавышлы әсәрне башкаруда беренче мәртәбә катнашу ай-һай җиңел түгел. Сәхнәдә - кеше алдында, тез буыннарың калтыраганда бигрәк тә. Татар кешесе өчен бу тагын да катлаулырак: чөнки күптавышлы (хор белән) башкару сәнгате безнең халыкта элек булмаган. Ләкин тәүге концерт узгач, әлеге "коймак" төерсез килеп чыккач, яшь артистларның иңнәренә канат үсә, башкару сәнгате аларны үзенә җәлеп итә.

Ә аннан соң инде орган, симфония концертларына, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларына, Г.Камал исемендәге драма театрына, опера һәм балет театрына йөрүләр башлана. Студетларның фикер офыгы киңәя. Алар юк-бар эшкә вакыт сарыф итүдән тукталып тирәнрәк эзләнергә, югарырак күтәрелергә омтыла башлый.

Җырлап яшүче бу студентлардан шәхесләр үсеп чыга: шагыйрьләр дә, җырчылар да, радио һәм телевидение эшлеклеләре, газет-журнал мөхәррирләре, мәгариф бүлеге мөдирләре, совхоз директорлары һәм сөт комбинаты җитәкчеләре һ.б., һ.б. да. Болар инде үзешчән сәнгатьне үстерүгә шундый суммалар салалар ки, ул акчалар безнең Казан Университетының хәтта төшенә дә керми. Бу җырчы-студентлардан шулай ук менә дигән авыл мөгаллимнәре дә үсеп чыга. Алар үзләре дә һәвәскәр сәнгать белән шөгыльләнәләр, балаларны да һәрьяклап тәрбияләү өчен тырышалар. Безнең хор мәктәбен узган егетләр-кызлар арасында доцентлар һәм прфессорлар, фән кандидатлары һәм докторлары да байтак.

Әлбәттә инде, безнең хорчылар наркоман-әфъюнче, яки бандит булмаячак.Гармонияле, зыялы шәхес тәрбияләү - безнең төп максатыбыз менә шул.