Хор 1968 елда оеша.

Аның   җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәхимуллин Ирнис Әхмәдулла улы.

Халык моңы, Татарстан Республикасы композиторларының музыкаль шедеврлары һәм дөнья халыкларының җырлары үрнәкләрендә Казан университеты студентларын һәм Татарстан яшьләрен эстетик тәрбияләү Хорның төп максаты булып тора.

Бу елларда хор Татарстан Республикасының күп шәһәрләрендә һәм авылларында концерт куйды. Дуслык концерты белән Алма-Ата, Вильнюс, Рига, Астрахан, Уфа, Петербург һ.б. шәһәрләрдә чыгыш ясады.

1976 елда хор "Халык коллективы" дигән исемгә лаек булды.

Ул Россия һәм республика фестивальләренең дипломанты һәм лауреаты исемнәрен яулады.

Республиканың радио һәм телевидение үзәк фондында хорның язмалары саклана. Аның үз солистлары һәм "Былбыл" вокаль ансамбле бар.

Хор репетицияләре һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә университет төп бинасының 2, 3 физик аудиторияләрендә сәг. 17.30 да үткәрелә. Теләүчеләр рәхим итегез!

Әгәр Сезне коллективыбызның иҗаты кызыксындырса, Сез яши торган төбәктә безнең гастрольләрне оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрүегезне сорыйбыз. Теләгегез буенча үзебезнең җыр язмаларын - башкару үрнәкләрен сезгә юллый алабыз. Алар СD-диск һәм кассеталарда тәкъдим ителә.

 

Хор репертуарының аудио язмаларыннанРамазан (mp3, 5.5Мб); "Ай былбылым!" (mp3, 1.4Мб), "Әдрэн диңгез", "Эзләдем сине, Миләүшә", "Яфрак төшкән инде", "Салкын чишмә", "Зәңгәр томан", "Су буеннан әнкәй...", "Тезмә".

E-mail: Irnis.Rakhimullin@ksu.ru