Положение о Всероссийском литературно-творческом конкурсе "Шигъри сабантуй"


Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки” әдәби иҗат түгәрәге һәр ел саен “Шигъри сабантуй” фестивале үткәрә. “Шигъри сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үз көчен сынап карый ала. Биредә вуз студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (9-11 нче сыйныфлар) катнашу мөмкинлегенә ия. 

"Шигъри сабантуй" ярышының күп елларга сузылган данлыклы тарихы бар. Аның кайчан башланганын әйтүе дә кыен, чөнки бу ярыш "Әллүки" әдәби иҗат түгәрәгенә йөргән студент егет-кызлар арасында оештырылып килгән, аның елга берничә тапкыр үткәрелгән вакытлары да, онытылып торган вакытлары да булган. 2003 нче елдан алып, "Шигъри сабантуй" традицион рәвештә елга бер тапкыр уздырыла.

"Шигъри сабантуй"ның күркәм традициясе - шагыйрьләрне генә түгел, ә трибун-шагыйрьләрне, ягъни үз шигырьләрен сәхнәдән ялкынлы, сәнгатьле итеп сөйли белгән шагыйрьләрне барлау, үстерү. Трибун-шагыйрь булып җитешү өчен күңел батырлыгы, шәхси батырлык кирәк. Һәм, әлбәттә,  шигырьнең ялкынлы итеп укылырлык көче, тәэсире булу.

"Шигъри сабантуй" бәйгесе ике турда уза. Беренче тур вакытында оештыру эшләре - шигырьләрне туплау һәм жюри әгъзаларына тәкъдим итү башкарыла. Жюри әгъзалары - татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге укытучылары, ТР Язучылар берлегеннән чакырылган танылган язучылар һәм шагыйрьләр - икенче турга иң көчле эшләрне сайлап алалар. Икенче турга чыккан эшләр тагы бер кат укыла, антиплагиат системасына куеп оригинальлеккә тикшерелә, мәктәп укучыларының эшләрендә укытучының мөмкин булган төзәтмәләре искә алына, һәм шуннан соң гына җиңүчеләр билгеләнә. Җиңүчеләр "Шигъри сабантуй" көнне Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенә чакырыла, биредә алар жюри әгъзаларын үзләренең иҗат көченә ышандырганнан соң призлы урыннарга ия булалар һәм дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәләр, мастер-классларда катнашалар.

“Шигъри Сабантуй”да катнашу өчен үзегез иң матур, иң камил дип тапкан иҗат җимешләрегезне чакыру хатында яисә институт сайтында эленгән белдерүдә күрсәтелгән электрон почтага җибәрергә кирәк. Чакыру хатлары заман таләбенә туры китереп, ел саен яңартылып тора, әмма анда соралган мәгълүмат нигездә үзгәрми: татар телендә язылган кимендә өч шигырь, үзегез турында киңәйтелгән белешмә (автобиография), татар һәм рус телләрендә уку йорты атамасы, үзегез һәм конкурска әзерләгән җитәкченең тулы исем-фамилияләре күрсәтелә.

Кадерле каләмчеләр! "Әллүки" ел саен сезне кунакка көтә! Уңышлар теләп калабыз!


Отчет о проделанной работе по Всероссийскому поэтическому фестивалю “Шигъри сабантуй-2014”

Отчет по “Шигъри сабантуй- 2013”