Фәритс Йосыф улы Йосыпов,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
ferits@yandex.ru.
Бәяләмәдә татар теле, аның диалектлары буенча басылган гыйльми хезмәтләре белән Татарстанның фәнни җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган Фрат университеты доценты Эрҗан Алкаяның 2014 елда Стамбулда нәшер ителгән «Мишәр диалекты» монографиясенә тирән анализ ясала. Бу хезмәте белән Төркиянең талантлы яшь галиме татар диалектологиясе фәненә зур өлеш кертә. Фәнни эзләнүләрдә системалы-синхрон методны куллану мишәр диалектының барлык өлкәләрен дә бер дәрәҗәдә тирән итеп яктыртырга мөмкинлек биргән. Авторның татар халкын формалаштыруда әһәмиятле урын тоткан татар-мишәрләрнең тарихы турындагы фикерләре дә игътибарга лаек.Галим фикеренчә, татар-мишәрләр казан татарлары белән Болгар дәүләтләре чорыннан ук тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Шуның нәтиҗәсендә телдә, тормыш-көнкүрештә бу ике төркемне бер-берләренә тагын да якынайта торган уртак рухи-мәдәни күренешләр барлыкка килгән. Хезмәт авторы мишәр диалектына хас булган күренешләрнең борынгы уртак төрки телебездән килгән мирасыбызны тагын да төрләндереп, тагын да баетып җибәрүен ассызыклый. Шуңа күрә бу диалект телебезнең яшәешендә бүгенгә кадәр уңай роль уйнап килә.
Китап татар-мишәрләрнең халык иҗаты, тормыш-көнкүреш мизгелләрен чагылдырган этнолингвистик материаллар җыелмасы белән тәмамлана. Бу бүлек татар-мишәрләрнең бай рухи мәдәнияткә ия булган этнос икәнен расларга ярдәм итә. Эрҗан Алкаяның бу хезмәтен галимнәр татар теле белемен үстерүгә керткән өлеше итеп кабул иттеләр.
Төп төшенчәләр: татар теле, мишәр диалекты, татар сөйләшләре, борынгы төрки тел, кыпчаклар.