Мурат Өзшаһин,

Ушак университеты,

Төркия, 64200, Ушак ш., Измир ур., 8 км, 1нче сентябрь кампусы,

mozsahin35@hotmail.com.

 

Бәяләнә торган хезмәттә Кытайда яшәүче татарларның мөһаҗирлек тарихына, хәзерге яшәешенә гомуми күзәтүләр ясала, диаспорада сакланып калган һәм актив кулланылышта булган татар сөйләме һәм аның лексик-грамматик үзенчәлекләре хәзерге татар әдәби теле һәм аның сөйләшләре, тел тарихы, тугандаш төрки телләр (уйгыр, казах телләре) белән чагыштырма планда фәнни-гамәли яктан комплекслы тикшерелә, халык авыз иҗаты үрнәкләре гыйльми әйләнешкә кертелә.

Бәяләмә авторы Мурат Өзшаһин монография авторларының татар диаспорасы теле һәм фольклор өлкәсендәге тикшеренүләренә югары бәя бирә һәм әлеге хезмәтнең, Кытайда яшәүче татар халкының тормыш-көнкүреше, теле һәм мәдәнияте турында күзаллау тудыру өчен, төп чыганак булып торуын ассызыклый.

 

Төп төшенчәләр: Кытайда яшәүче татарлар, татар диаспорасы, тел, фольклор, тел үзенчәлекләре.

 

Мәкалә (тулы версия)