Исмаил Түркоглу,
Мимар Синан сәнгать университеты,
Төркия, 34427, Истанбул ш., Фындыклы,
turkogluismail@yahoo.de.
Мәкаләдә Төркиянең элеккеге бөек вәзире (премьер-министры) Хөсәен Хилми Паша һәм финанслар министры Мәхмүд Әсад әфәнденең ХХ гасыр башында Россиягә, аерым алганда, Идел-Урал төбәгенә сәяхәте тасвирлана. Хилми Паша 1910 елда сигез ай дәвамында Европага сәяхәте вакытында Россиянең Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Самара кебек шәһәрләр белән беррәттән, Казанда була. Сәяхәте вакытында Россия мөселманнарының рухи һәм мәдәни тормышы белән таныша. Бу үз чоры өчен зур вакыйга була: Казантарихында беренче тапкыр Госманлы пашасы рәсми рәвештә кабул ителә һәм аңа югары дәрәҗәдә ихтирам күрсәтелә.
Мәкаләнең икенче өлешендә Мәхмүд Әсад әфәнденең Идел-Урал төбәгенә ясалган сәяхәте бәян ителә. Автор бу сәяхәтнең шул чор вакытлы матбугатында чагылышына анализ ясый. Хилми Паша һәм Мәхмүд Әсад әфәнденең сәяхәтләре, бер яктан, Русия һәм Төркия дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләр хакында мәгълүмат бирсә, икенче яктан тугандаш халыклар – Идел-Урал буе татарлары һәм төрекләр арасындагы рухи, иҗтимагый, дини багланышларны тирәнәйтүгә, кан-кардәшлек һәм туганлык җепләрен ныгытуга хезмәт итә. Аннан тыш шушы сәяхәтләр уңаеннан матбугатта басылган хәбәрләр һәм мәкаләләр укучыга шушы чорның мәдәни, рухи тормышы, татар һәм төрек халыкларының мәшһүр затлары хакында бай мәгълүмат бирә.
Төп төшенчәләр: Россия мөселманнары, Идел-Урал төбәге, милли мәгариф, мәктәп-мәдрәсәләр, татар зыялылары, Россия – Госманлы дәүләте мөнәсәбәтләре.