Илдус Котдус улы Заһидуллин,

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты,

Россия, 420014, Казан ш., Кремль, 5 нче подъезд,

zagik63@mail.ru.

 

Мәхкамә-и шәргыя Ырынбургыя, Идел, Урал һәм Көнбатыш Себер төбәгендәге ислам дини институтлары өстеннән күзәтчелек һәм идарә итүче хөкүмәт оешмасы, мөселманнар дини-мәдәни автономиясенең башы буларак, XIX гасыр ахырында үзен мөселман җәмгыятенә яңарыш кирәклеге турындагы фикерләрне таратучы оешма буларак таныта башлый.

Мөфти М.Солтанов 1897 елда имамнарга һәм мәктәп-мәдрәсә укытучыларына атап язылган насыйхәтнамәсендә мәхәлләләрне һәм гаиләләрне дини ритуалларны башкару, яшь буынны укыту һәм әхлакый тәрбия бирү системасын булдыруда икътисади яктан мөстәкыйль булган оешмалар итәргә чакыра, имамнарга мәчет мөнбәреннән халык аңлый торган гади тел белән дин кардәшләрен социаль яктан актив булырга, яңа һөнәрләр һәм белемнәр үзләштерергә, мәктәп-мәдрәсәләрдә тормыш өчен кирәкле булган предметларны укытырга өнди. Аның 1898 нче елда шәһәр имамнарына атап язган нәсыйхәтнамәсендә беренче тапкыр ачыктан-ачык имамнарга дин кардәшләрен яңарышка өндәп пропаганда һәм агитация алып бару бурычы куела.

Мөселман җәмгыяте тормышында 1897 елда Уфа шәһәрендә казыйлар Х.Габәши, Р.Фәхретдин тарафыннан җәмгыять булдыру, аның олы җыелышын уздыру, анда халык өчен кирәкле һәм файдалы китапларны туган телдә – «төрки» телдә бастыру, кайбер дөрес язу кагыйдәләрен, дүртьеллык җәдид башлангыч мәктәбендә укытылырга тиеш предметларны раслау, кирәк булган уку-укыту әсбапларын һәм аларның авторларын билгеләү зур вакыйга була.

 

Төп төшенчәләр: Мәхкамә-и шәргыя Ырынбургыя, мөфти М.Солтанов, Х.Габәши, башлангыч җәдит мәктәбе, җәдитчелек, модернизация, җыелыш, имамнар.

 

Мәкалә (тулы версия)