Яков Яковлевич Гришин,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,
grishin.42@mail.ru.
Мәкалә Польша-Литва татарларының XVII-XVIII гасырлардагы тарихын тикшерүгә багышланган. Төп игътибар аларның башка төбәкләргә күчереп утырту вакытындагы социаль аерымлануына, төп һөнәрләренә, хокукый кысылуларына һәм өстенлекләренә, теленә, көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә һәм диннәренә юнәлтелә.
Төп төшенчәләр: Речь Посполитая, Таҗ, Тизенгауз, Понятовский, күчереп утырту, татар милке, татар хоругвалары.