Татьяна Николаевна Бреева,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

tbreeva@mail.ru.

 

Мәкаләдә татар компонентының ХХ гасыр рус әдәбиятында яшәеше тикшерелә, үсеш характеры һәм сәнгати чагылышының төрле яклары ачыклана, символлаштыру һәм стереотиплаштыру юллары билгеләнә. Татар компонентының төрле сәнгати парадигмаларда гәүдәләнеше анализланып, аның бер чагылышы буларак, Казан урынчылыгы символикасының үзенчәлеге ачыла. ХХ гасыр рус әдәбиятында татар компонентының функциональ юнәлеш төрлелеге тикшерелә.

 

Төп төшенчәләр: татар компоненты, «Азия» концепты, «Россия» концепты, бердәйлек, ялган үзтәңгәллек, сайлап алынган үзтәңгәллек, Казан урынчылыгы.

 

Мәкалә (тулы версия)