Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18нче йорт,

Alfiia.Iousoupova@ kpfu.ru.

 

Бу мәкаләдә XIX гасырның беренче яртысында басылып чыккан татарча-русча сүзлекләр тикшерелә. Аларның авторлары турында кыскача мәгълүмат бирелә, төзелү сәбәпләре, максатлар-бурычлары аңлатыла һәм сүз байлыгына анализ ясала. Бу чорда Россиянең көнчыгыш сәясәте, миссионерлык хәрәкәте өчен, татар телен яхшы белгән сәясәтчеләргә, тылмачларга, руханиларга ихтыяҗ зур була. Югары уку йортларында, һөнәри белем бирү мәктәпләрендә, руханилар академиясе һәм семинарияләрдә татар телен укыту шул сәбәпләр белән дә аңлатыла. Күпсанлы татарча-русча сүзлекләр төзелү Россиянең эчке һәм тышкы сәясәтенең нәтиҗәлегенә ирешү юлында мөһим шарт буларак кабул ителә. Сүзлекләр, сәяси продукт булудан тыш, бүгенге тел гыйлеме өчен лингвистик чыганак ролен дә үтиләр. Алар шул чор теленең лексик байлыгын, фонетик һәм грамматик үзенчәлекләрен, диалекталь берәмлекләрне, ономастик материалны, халык авыз иҗаты үрнәкләрен үзләренә туплаганнар.

 

Төп төшенчәләр: лексикография, татар теле, татарча-русча сүзлекләр, лингвистик чыганак, лексик берәмлек, семантик төркемнәр, фонетик һәм грамматик үзенчәлекләр, тәрҗемә алымнары.

 

Мәкалә (тулы версия)